tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең уникенчесе ачылды
Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең уникенчесе ачылды

Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең уникенчесе ачылды

Рабигыль-әүвәл аеның 29 нчы көнендә (14 октябрьдә), Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 12 нче сезоны ачылды. Беренче дәрес Нәзарәт бинасында узды: бу агымда 200 дән артык кеше намаз укырга һәм ислам нигезләренә төшенергә теләк белдерде. Аларның күпчелеге гадәттәгечә – хатын-кызлар: залдагы урыннарның 3/4 өлешен гүзәл затлар алды. Шәкертләр атнасына бер тапкыр уздырыла торган 7 дәресне үзләштерәчәк. «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең уникенче агымы 2 декабрьдә Коръән мәҗлесе белән тәмамланачак.

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм «Ислам. Беренче адымнар»ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде. Айгөл Биктимирова мөселманнарның Коръән кушканча яшәвен  –  Аллаһ Китабында һәм Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ нең хәдисләрендә белем алу юлындагы кешенең дәрәҗәсе зур булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәдисләрдә Аллаһның белем эстәгән кешегә Җәннәткә юлны җиңеләйтүе; фәрештәләрнең инсаннарны саклап йөртүе һәм барлык тере җан ияләре – җир астындагы бөҗәкләрнең дә, су астындагы хайваннарның да бу кешеләр өчен Аллаһтан гафу сораулары китерелә. Айгөл Биктимирова, моны Алллаһның рәхмәте билгеләп дип үтеп, шәкертләрне белем алудан туктамаска чакырды.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым һәм татар һәм рус телләрендә уза. Укулар һәр шимбәдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм мөфтияттә иртәнге сәгать сигездән төшке уникегә кадәр оештырыла.

Дәресләрдә тәһарәт һәм госел алырга, намаз укырга өйрәтәчәкләр, гакыйдә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сирасы, ураза һәм төрле гыйбадәтләр турында сөйләячәкләр.

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе 5 ел буе мәчеткаршындагы курсларга йөрергә мөмкинлекләре һәм вакытлары булмаган, әмма мөселман үтәргә тиешле гыйбадәтләрен башкарып яшәргә теләүче дин кардәшләр өчен оештырыла.

Проект Татарстан мөфтияте тарафыннан дәгъват эшчәнлеге кысаларында 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унбер сезон дәвамында әлеге курсларда 1078 кеше белем алды һәм намазга басты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*