tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волонтер Гөлия Исмәгыйлова: «Маскировка челтәрләрен без, хәрбиләребезнең исән-сау кайтуын теләп, догалар укып үрәбез»
Волонтер Гөлия Исмәгыйлова: «Маскировка челтәрләрен без, хәрбиләребезнең исән-сау кайтуын теләп, догалар укып үрәбез»

Волонтер Гөлия Исмәгыйлова: «Маскировка челтәрләрен без, хәрбиләребезнең исән-сау кайтуын теләп, догалар укып үрәбез»

10 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында «Ветеран» клубы кысаларында патриотик очрашу узды. Анда Зәй хәрби хәрәкәтләр ветераннары, «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, шәһәр китапханәсе, әфган сугышы ветераннары, Мирный һәм Иске Зәй бистәләре волонтерлары катнашты.

— Без бүген бу кичәдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүче барлык волонтерларга рәхмәт белдерергә җыелдык. Зәебездә игелекле, олы йөрәкле кешеләр бик күп, алар чын күңелдән, шәхси вакытларын кызганмыйча хәрбиләребезгә ярдәм итәләр, — дигән сүзләр белән чараны хәрби хәрәкәтләр ветераны Габделмәҗит Кучумов ачты.

Чарада катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдылар.

22 ноябрьдә шәһәр мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел була. Әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаган хатын-кызлар алынган. Бу мөһим эшнең инициаторы булып Гөлия Исмәгыйлова тора. Эш башланганнан бирле биредә инде 131 маскировка челтәре үрелгән.

— Безнең бурыч — хәрбиләребезгә терәк булу, егетләребез безнең аларны аналарча кайгыртуыбызны тоярга тиеш. Без аларның барысының да туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез, челтәрләрне дә шушы теләкләрне теләп, догалар укып үрәбез, — ди Гөлия апа.

Маскировка челтәрләре үрүче волонтер хатын-кызлар арасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр дә бар. Шундыйларның берсе — Татьяна Миронова тиз пешә торган ашлар, боткалар, салатлар әзерләп, фронтка җибәрә. Ул чарада бу эшне ничек башкаруын да күрсәтте. Волонтерлар продукцияне чистарта, турый, киптерәләр, ә боларның барысын җыеп, технология буенча болгаталар һәм вакуумлы пакетларга салалар. Шуңа күрә ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

Волонтер Наталья Березина эштән бушаган вакытларында госпитальләр өчен медикаментлар җыю белән шөгыльләнә. Ул чарада катнашучыларны бу эшнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов районда хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю һәм аны урынга илтеп бирү үзенчәлекләре турында сөйләде. Валентин Александрович районнан махсус хәрби операциядә катаншучы егетләргә һәр гуманитар йөкне үзе озата бара һәм мобилизацияләнүче егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә тора.

Әфган сугышы ветераны, «Ватанны саклаучылар» фондының Зәй филиалы социаль координаторы Сергей Хватков фонд эшчәнлеге белән таныштырды. Сергей Александрович махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә.

Чараны «Ивушка» фольклор ансамбле, «Дуслык» татар җырын яратучылар клубы, Александр Селиверстов, Римма Антонова, Наталья Седова, Анна Мельникова, Радик Әхмәтшин чыгышлары бизәде.

Чара ахырында «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская патриотик очрашуны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.

— Мондый очрашулар бу залда булган үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Алга таба да шундый чаралар үткәрүне традициягә кертик, ул Мирный бистәсендә яшәүче ветераннарга, волонтерларга хөрмәт күрсәтү һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү дә булып тора, — диде ул.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*