tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мосафир малайлар
Мосафир малайлар

Мосафир малайлар

Ижауның Хөсәен Фәезханов исемендәге лицеен республика мөфтияте дә кайгырта. Балаларның спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан сәламәт үсүләренә игътибар зур. Узган ел Республика Яшьләр парламенты ярдәмендә көрәш секциясе ачканнар иде. Быел туризм клубын эшләтеп җибәргәннәр һәм аны “Мосафир” дип атаганнар.
“Мосафир” клубында малайлар гына шөгыльләнә. Ике дистәдән артык. Теорияне практика белән ныгыта баралар. Икенче сәфәрләрендә мин дә аларга иярдем. Мәчеттән кул сузымында гына булган наратлыкка киттек. Бурычлары — табигать шартларында учак кабызу һәм аны сүндерми саклау. Төркемнәргә бүленеп эшкә керешкәч, моның бик җиңел түгеллеге ачыкланды. Көне дә малайларны сынарга теләгәндәй юеш иде. “Аяз, коры көнне кем дә булдыра, без катлаулы шартларда сынап карыйбыз.

Кыенлыклар чыныктыра гына. Балалар өчен туризм клубы булдыру теләге күптән бар иде. Алар мөстәкыйльлеккә өйрәнсен, бездән тәҗрибә алсыннар”, – ди тренерлары Артем Шутов. Үзе ун ел альпинизм белән шөгыльләнә, мавыктыргыч итеп сөйли белә, тәҗрибәсе зур. Аңа әтиләр булыша. Балалары өйдә компьютер уеннары, телефоннар белән мавыгып утырмасыннар, табигатьтә булсыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр, дип тырышалар. Әтиләр булышкан төркемнәрдә учаклар бик тиз ялкынланып янып китте. Исмәил Гәрәев утны чакма белән элдерә, туристлар өчен бер дигән җайланма, шырпы кебек юешләнә дип куркасы да юк. Ә учакка куәт өстәр өчен балалар нарат сагызы җыйдылар. Каһвә дә кайнатырга өлгерделәр. Малайлар дәресләрдә өйрәнгәннәрен ныгыту белән канәгать. “Үзебезнең балаларны җыеп, элек тә табигатькә походларга чыга, кышын да урманга йөри идек. Без бит артыгын белмибез. Ә клубта инструктор профессиональ рәвештә өйрәтә. Балалар белән без дә өйрәнәбез”, — ди Абдулла Сафин.

Февраль аенда тренерлары балалар һәм аларның әтиләре белән еракка — Чиләбе өлкәсендәге Таганай паркына сәяхәткә җыена. Анда туристик маршрутлар күп төрле. “Мосафир” клубы малайлары үзләрен тайга, таулар шартларында сынап карарга ниятлиләр.

Фәнзилә Салихова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*