Киләчәктә Казан мөселман киносы фестивален халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәргә ният бар. Юбилей фестиваленә Россия кинематографы йолдызлары да киләчәк. Кунаклар арасында бик популяр “Великолепный век” сериалы актеры да бар. XV Халыкара мөселман киносы фестивале тагын ниләр белән гаҗәпләндерер? Бу хакта фестивальнең башкарма директоры һәм “Татаркино” мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова журналистлар белән очрашуда сөйләде.
Быел Казан мөселман кинофестивале, без гадәтләнгәнчә, сентябрь аенда үткәрелми. Фестиваль 24–30 апрель көннәренә билгеләнгән. Моны “KazanSummit” икътисади форумына туры китереп шулай эшләгәннәр. Шушы көннәрдә генә фестиваль фильмнары исемлеге билгеле булды. Анда 55 кинокартина кергән. Араларында кыска метражлы, тулы метражлы картиналар һәм документаль фильмнар бар. Катнашучылар географиясе дә шактый киңәйгән.
– Юбилей фестивалендә катнашучылар арасында Европа илләре дә, Россия төбәкләре дә, кайчандыр СССР составында булган дәүләтләр дә, АКШ, Көньяк Азия, Африка да бар, – дип сөйләде Миләүшә Айтуганова. – Кинофестивальгә билгеле бер режиссерларның фильмнарын җәлеп итәргә карар кылдык. Ачылу тантанасы – Камал театрында, ә ябылу тантанасы “Ривьера” кунакханә-күңел ачу комплексында узачак. Фильмнарны карап була торган төп мәйдан да – “Ривьера”ның “Эрмитаж”ы. Шулай ук фильмнарны “Мир” кинотеатрында карап булачак.
Катнашучылар арасында безнекеләр дә бар. “Нәфис фильм” номинациясенә Илдар Ягъфәровның “Байгал”ы дәгъва кыла. Татарстан режиссеры Ләйлә Сәләхетдинованың “Овертайм” дип аталган иҗат эше кыска метражлы фильм номинациясендә катнаша. Монда шулай ук Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт”е дә бар. Милли конкурс өлешенә Татарстан кинорежиссерларының 15 эше тәкъдим ителгән. Монда Александр Барыкинның шушы көннәрдә киң прокатка чыккан “Су анасы” да бар. Сүз уңаеннан, әлеге фильм Россиянең 54 шәһәрендә күрсәтелә һәм хәзерге вакытка 2 млн сумнан артык акча җыйган.
Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фестиваль барышында халыкара кинофестивальләр белән сигез килешү төзергә ният бар. Димәк, якын киләчәктә Казан мөселман киносы фестивален дә халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итеп булачак. Килешүләрнең Бөекбритания, Һиндстан, Бангладеш, Непал, Таҗикстан кебек илләр белән төзеләчәге билгеле.
Мөселман кинофестивале киноиндустрия йолдызларыннан башка узмый. Быел да шактый танылган шәхесләрне көтәләр. “Место встречи изменить нельзя” фильмы актрисасы Лариса Удовиченко, “Служебный роман”да уйнаган Светлана Немоляева, Голливудта төшүче Россия актерларының берсе Олег Тактаров… Әле бу – фестиваль йолдызларының кайберләре генә. Кунаклар арасында “Великолепный век” сериалы актеры Селим Байрактар да бар”, – дип белдерде Миләүшә Айтуганова. Сериал белән таныш булганнар Байрактарны Сөмбел ага ролендә белә. Ачылу тантанасын театр һәм кино актрисасы Юлия Рутберг алып барачак, ә ябылу тантанасына алып баручы буларак актер, кинорежиссер Андрей Мерзликин чакырылган.
– Фестивальгә атаклы рәссам һәм композитор Микалоюс Чюрлёнисның оныгы Рокас Зубовас та чакырулы. Ул дөньяда пианист һәм актер буларак танылды. “Софиягә хатлар” фильмының продюсеры һәм актеры да әле ул. Әлеге фильмны махсус күрсәтәчәкбез. Фестиваль ачылышында да Рокас пианистка Соната Зубовиене белән чыгыш ясаячак, – дип өстәде фестивальнең башкарма директоры.
Быел фестиваль фильмнарын бәяләүдә яңа кешеләр катнашачак. 2019 елгы жюри әгъзалары рәтендә Иран, Сербия, Төркия, Көньяк Корея, Дания, Италия, Мисыр, Босния һәм Герцеговина кино белгечләре бар. Жюри рәисе – танылган казах режиссеры, актер, продюсер, “Ника” Россия кино сәнгате академиясе академигы Серик Апрымов. Комиссиядә Россия вәкиле буларак “Россия” телеканалы документаль фильмнары авторы, РФ Кино тәнкыйтьчеләре һәм кино белгечләре гильдиясе әгъзасы Эвелина Гурецкая катнаша.
Фестиваль программасында тынычлык, гаделлек, бер-береңне ихтирам итүне алга сөргән фильмнар тәкъдим ителәчәк. Кинофестивальнең уздырылу вакыты үзгәрсә дә, мәгънәви ягы үзгәрешсез калган.
Чулпан Гарифуллина