tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекамск шәһәрендә “Туган телләр укытучысы – 2023» конкурсының беренче туры узды
Нефтекамск шәһәрендә “Туган телләр укытучысы – 2023» конкурсының беренче туры узды

Нефтекамск шәһәрендә “Туган телләр укытучысы – 2023» конкурсының беренче туры узды

1 декабрьдә 13 нче мәктәптә “Туган телләр укытучысы – 2023» шәһәр конкурсының беренче туры узды. Конкурсант укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткән ачык дәресләр күрсәттеләр.

Конкурс талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, башкорт, татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучыларының педагогик осталыгын тарату максатыннан үткәрелә.

6 декабрьдә конкурсның 2 туры – мастер-класслар күрсәтеләчәк. Конкурсантлар үз эш системасының иң нәтиҗәле элементларын һәм туган телләрне өйрәнүдә кулланыла торган методик алымнарны тәкъдим итәчәк.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*