tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәсел шәҗәрәсен төзегән Ләйсән Зарифуллина: «Әби-бабаларның рухы шатланыр кебек»
Нәсел шәҗәрәсен төзегән Ләйсән Зарифуллина: «Әби-бабаларның рухы шатланыр кебек»

Нәсел шәҗәрәсен төзегән Ләйсән Зарифуллина: «Әби-бабаларның рухы шатланыр кебек»

Нәселеңне гомер буе барларга кирәк! Норлатта яшәүче Ләйсән Зарифуллина әнә шулай ди. Аларның гаиләсе быел «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесендә икенче урынны яулаган.

Нәсел барларга тотынулары уйламаганда гына була аларның. Улының укытучысы: «Район мәдрәсәсендә шәҗәрә бәйрәме уза. Катнашмыйсызмы?» – дип сорагач, ул ике дә уйламыйча ризалык бирә. Әнә шуннан соң эзләнүләр, табышулар китә. Алар нәселе хакында район күләмендә генә түгел, тирә-якта да беләләр хәзер.

– Әзер нәсел агачыбыз бар иде. Җыелган мәгълүмат та җитәрлек. Шуңа да катнашып карыйсым килде. Әнием ягыннан ерак бабам Фатыйх Тямаев нәселен барладым, – ди ул. – Башкортстанда яшәүче Илгиз абыебыз исә 2002 елда нәсел агачы ясый башлады. Кая гына бармады ул?! Барлык туганнарны табып, һәркайсысы белән аралашып чыкты. Тамырларны белмичә яшәргә ярамый. Абыебыз бик тырышты. Буыннарны барлап, безгә дә нәсел шәҗәрәсен бүләк итте.

Мәдрәсәдә үткән бәйгедә аларның хезмәтен югары бәялиләр. Аннары аларның гаиләләрен  «Без тарихта эзлебез» бәйгесенә дә чакыралар. Ләйсән бу эшкә бик җаваплы карый. Ризалык бирүен бирә, әмма эзләнүен дәвам итә. Теләге – нәселе турында тагын да күбрәк мәгълүмат табу. Түбән Нурлат авылындагы музейга бара, аннары архивларда эзләнә.

– Фатыйх бабабыз 1901 елда Түбән Нурлат авылында туа. Ул 17 яшендә революциядә катнаша.  Инкыйлаб дулкыннары тынгач, Закирә исемле кызга өйләнә. Аларның ике балалары туа. Өченчесенә бер ятим сабыйны сыендыралар. Әмма Закирә әбинең гомере кыска була. Өч бала белән тол калган 35 яшьлек Фатыйх тагын өйләнә, Хәдичә исемле яшь кыз ала, – ди Ләйсән. – Аларның 11 балалары туа. Барлыгы 13 бала бит. Аларның һәркайсының нәсел җебен барлый башласаң, безнең буын әллә кайларга барып тоташыр иде. Әлегә мин үз әнием ягыннан биш буынымны гына таптым. Киләчәктә тукталып калмаска, тагын да күбрәк туганымны эзләргә җыенам.

Ләйсән эшне бабасы Фатыйхтан башлый. Түбән Нурлат авылындагы музейда бабасының язмышы, исәп алып барган кенәгәсе саклана икән. Сакланыр да! Үз авылы өчен күпне эшләгән кеше ул. Сугыш башлангач, Фатыйх абыйны колхоз рәисе итеп куялар. Ул рәислек эшен бик җаваплы башкара. Халыкны тыңлата, эшләтә белә. Фашистларны җиңәр өчен тылда кулдан килгәнне эшлиләр. Ул вакытларда Октябрь колхозы һәр эштә алдынгылардан була. Сугышка да ярдәм  йөзеннән халык акча җыеп та тапшыра. 20 мең сум акчаны Фатыйх абый Сталинга җибәрә. “Дошманны юк итәр өчен самолет төзегез”, – дип яза ул хатында. Озак та үтми, Фатыйх абыйга җавап хаты килеп төшә. Сталиннан килгән бу истәлек әле дә саклана икән.

–  Бәйгедә без бабайның бар тормышын театраль тамаша итеп күрсәттек. Халык чыгышыбызны яратты. Район күләмендә – беренче, зонада икенче урынны алдык. Мондый бәйгеләрдә йөреп, тәҗрибә туплыйбыз. Башкаларны күрәбез, алардан үрнәк алабыз. Чаралар уза да китә, ә менә күңелдә рәхәт хисләр кала. Әби-бабаларның рухы шатланыр кебек. Без, нәсел дәвамчылары, аларны онытмаска, безгә биргән тәрбияләрен, гаиләбезнең гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бу – безнең бурыч, – ди Ләйсән.

Фатыйх бабайның Халисә исемле кызы Ләйсәннең ерак дәү әнисе була.

– Әбиебез Хәдичә бик укымышлы иде. Татар, рус, немец телләрен дә белә. Кызганыч, күпме генә сандык төпләрен актарсак та, шәхси әйберләре калмаган. Кызлары Халисәдә генә бер дисбесе сакланган. Халисә әби – әниемнең әнисе. Ул бу дисбене миңа тапшырды. Без аны кадерләп саклыйбыз. Дисбебез, кадерле бер ядкәр булып, буыннан-буынга күчәр, – ди Ләйсән.

Гөлгенә Шиһапова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*