tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “30/40” форумында катнашырга чакыра
Нәзарәт “30/40” форумында катнашырга чакыра

Нәзарәт “30/40” форумында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “30/40” проектына катнашучылар җыя, әлеге чара 2024нче елда 3-7 гыйнвар көннәрендә Болгарда узачак. Проектта 30-40 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр, шул исәптән гаиләле парлар да катнаша ала. Форумда катнашу өчен 2023нче елның 25нче декабренә кадәр теркәлергә мөмкин. Форум турында тулырак белү һәм теркәлү өчен шушы сылтама буенча узыгыз.

“30/40” форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы. Катнашучылар Болгар ислам академиясе бинасында чакырылган остаз белән Ислам дәресләре алачак. Моннан тыш, биш көн дәвамында егет-кызлар өчен өчен тренинглар, мастер-класслар, СТЭМ һәм квестлар, TED һәм диспутлар әзерләнгән, алар кинозалда һәм китап клубында, Болгар шәһәре буйлап экскурсияләрдә булачак, катнашучыларны яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, “30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020нче ел башында тормышка ашырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*