tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсендә яшәүче күп балалы татар гаиләсенә “Ата-ана даны” Ордены тапшырылды

Новосибирск өлкәсендә яшәүче күп балалы татар гаиләсенә “Ата-ана даны” Ордены тапшырылды

Россия Федерациясенең “Ата-ана даны” Ордены Новосибирск өлкәсендә яшәүче Якуп һәм Лилия Вахитовлар гаиләсенә бирелде.

Владимир Путин имзалаган дәрәҗәле бүләккә ия булган Кыштовка авлынында көн күрүче Вахитовлар гаиләсе бүгенге көндә җиде бала үстерә.

“Гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә уңышлары өчен” Орденын милләттәшләребезгә Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников тапшырды.

  • Гаилә башлыгы Якуп әфәнде татар теле укытучысы, берүк вакытта Кыштовка районында имам. Лилия ханым – журналист. Әлеге татар гаиләсе төбәктә бик күпләр өчен үрнәк гаилә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*