tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск татар мәдәни үзәге юбилейга Татарстан ярдәмендә яңа биналы булачак
Новосибирск татар мәдәни үзәге юбилейга Татарстан ярдәмендә яңа биналы булачак

Новосибирск татар мәдәни үзәге юбилейга Татарстан ярдәмендә яңа биналы булачак

Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәге 30 еллыгын 2020 елда яңа бинада бәйрәм итәчәк. Быел апрель аенда татар оешмасына шәһәр үзәгендәге балалар бакчасы бинасын бушлай файдалануга тапшырганнар. Хәзер биредә ремонт эшләре бара, моңа Татарстан һәм өлкә Хөкүмәтләре унышар миллион сум акча бүлеп бирә.

Киләсе елның 30 октябрендә Мәдәният үзәгенә 30 ел тула. Шушы вакыйгага яңартылган бина ишекләрен ачар дип көтелә, диде үзәк директоры Равза Тихомирова “Татар-информ”га.

Яңа бина шәһәр үзәгендә, Аллейская урамы 16нчы йорт адресы буенча, 40 сутый җирдә урнашкан. Янда гына – метро станциясе. Ремонттан соң бинаның гомуми мәйданы 800 кв.м. тәшкил итәчәк.

Икенче катта 80 урынга концерт залы булачак. Сәнгать студияләре эшләячәк. “Моңа кадәр безнең андый шартларыбыз юк иде”, – диде үзәк җитәкчесе.

“Без Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Президентына рәхмәтле. Мәдәният үзәгенә бина бирү мәсьәләсе быел Новосибирскида федераль Сабан туен үткәрергә әзерләнгәндә хәл ителде”, – диде Равза Тихомирова. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ремонт эшләре барышын контрольдә тота. Татарстан үз ягыннан ремонт өчен вәгъдә иткән сумманы күчергән инде.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*