tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсен ачарга планлаштырыла
Новосибирскида Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсен ачарга планлаштырыла

Новосибирскида Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсен ачарга планлаштырыла

Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Себердәге бүлекчәсен ачу планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ”га Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Əмир Гәрәев хәбәр итте.
“Новосибирск географик яктан уңайлы урнашкан. Аның тирәсендә Курган, Омск, Томск, Барнаул, Таулы Алтай һәм башка күп кенә төбәкләр бар. Бөтендөнья татар конгрессы бүләкчәсен безнең шәһәрдә оештыру уңайлы булачак”, – диде автономия җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Новосибирскида өлкәнең Татар мәдәни үзәге өчен аерым бина ремонтлана. Ул киләсе елның көзендә ачылачак. Анда конгресс бүлекчәсе өчен дә урын булыр дип көтелә. Ремонт эшләрендә Татарстан Хөкүмәте дә ярдәм итә.

Лилия Гаделшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*