tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Папау халкы бердәм гаилә булып яши
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Папау халкы бердәм гаилә булып яши

Әлһәмдүлилләһи, динебез тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтканга да инде утыз елдан артык: илдә никадәр мәчет-мәдрәсәләр ачылды, иң куандырганы – яшьләр дингә килә. Яшь егетләрнең ихластан дингә кереп китүе күңелгә сарымай булып ята, чөнки илне, дөньяны, гаиләне ир–ат тота! Мин инде унынчы ел яшәгән рус бистәсе Чардаклыда да боз урыныннан кузгалды, дисәң дә ярый. Өлкәнең зур татар авылларында динебез торгынлык елларында да бөтенләй бетмәде, әби-бабайлар булдыра алганча ислам динен тотты, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылдылар. Хәзер инде теләгән кешегә динне тоту, өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Моңа мисал итеп Папау авылында узган Корбан мәҗлесе турында язып үтәсем килә.

Бу авылда менә өченче ел инде Корбан бәйрәмен зурлап, мәчет йортына ике озын өстәл куеп үткәрделәр. Җәмил Хакимов белән без икенче ел рәттән бу бәйрәмдә бик теләп катнаштык. Авылга килеп кергәч үк халыкның матур итеп киенеп, мәчеткә барганын күреп күңел шатлана. Бу корбан ашын Авыл бәйрәме, авыл җыены дип атар идем. Анда теләгән кеше чакырмыйча үзе килә, һәркем үз өлешен кертергә тырыша, аш-су әзерләүдә булыша.

Авыл җыенында рәсми затлардан өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, район мулласы Усман хәзрәт Айбулатов, районның аксакаллар шурасы рәисе Җәмил Хакимов, район татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов катнашты.

Мәҗлеснең башында Шәүкәт хәзрәт Зиннуров бер ел дәвамында авылның ничек яшәве, нинди яхшы гамәлләр кылуы турында тәфсилләп сөйләде. Авыл администраторы Рөстәм Бихузин белән Шәүкәт мулланың авылдашлары алдында дәрәҗәсе зур, аларны тыңлыйлар, сүзләре үтә. Мәчеттә җыелган сәдака акчасын Шәүкәт муллага чын күңелдән ышанып тапшыралар, халык алдында абруйлы булу бик зур дәрәҗә ул! Аларның чыгышын тыңлагач, бу авыл бердәм гаилә булып яши дигән фикер туды.

Шәүкәт мулла үзенең чыгышында:

“Саный китсәң, быел Папауда һәр дүрт йортның берсе корбан чалдырды, ел дәвамында әле ничә нәзер корбаны чалына. Күпләр өcтәлгә дип корбан ите, башка ризыклар алып килде, халыкның күңеле киң, пылау да пешердек. Башка алып килмәгез, узган елдагыча, корбан итенең калган өлешен “Биләр” мәдрәсәсенә илтеп бирербез, дидек. Ел буе сәдака акчасы җыела, шулардан авыл өчен нәрсә кирәк, шуны алабыз: ундүрт мең сумга гербецид юнәттек, зиратта өмә ясыйбыз, соңгысында кырыктан артык кеше катнашты. Үзләренең тракторлары, техникалары белән килделәр. Күмәк хезмәткә плотниклар кирәк була, яхшы сүз кушып сорасаң, барысы да килә. Мәчеткә йөрми дип кенә кешене читкә кагарга ярамый. Фитра сәдакасы җыелды, авылда ун ятим, биш инвалид бала яши, хәзер инде арабызда сугыш яралылары да бар, аларга ярдәм иттек”,- дип белдерде.

Аннары авыл активистларыннан күп кешегә бүләкләр, Рәхмәт хатлары, грамоталар бирелде, аларның исемнәрен яза башласак, газетада шактый урынны алыр иде.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи да халыкка мөрәҗәгать итте:

“Менә унбер ел инде бу вазыйфаны башкарып киләм. Ике айда гына да өлкәдә ике мәчет ачылды. Чиләбе, Уфа һәм Иске Кулаткыдан сәфәрдән кайтабыз, сезнең белән күрешергә килдек, конференциядә булдык, пәйгамбәребезнең 42нче буын вәкиле белән очраштык. Җәмәгать, изге мәҗлескә җыелдык, иманга килергә, тәүбә итәргә, туктап уйланырга вакыт  җитте бит, хәрәмне бетерегез, тәртипкә килегез. Төркиядә, Мароккода җир тетри, Украинада сугыш бара, бу – Иблискә, шайтанга каршы сугыш, халык үлә, безнең яктан да солдатлар шәһит китә, сугыш тукталсын өчен нәзер корбаннары чалыгыз. Без хаклык өчен сугышыбыз. Америка, Англия кебек илләрнең сыртларын сындырмыйча, дөньяда тынычлык урнашмас, алар хәзер үлем исереклегендә кебек. Бу сугыш безнең өчен җиһад сугышы, динебез тарихыннан Өхөд сугышын исегезгә төшерегез. Аллаһка якынаегыз, Аллаһка ябышыгыз.

Без бик зур сынау алдында торабыз. Әгәр авыл өстендә биш тапкыр азан яңгыраса, бәрәкәт явар, әгәр азан яңгырамаса, халык өстенә кайгы-хәсрәт явар”,- диде мөфти.

Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт, яшь кенә булуына карамастан, берничә ел эчендә үзенең изге гамәлләре белән халык күңелен яулады. Яшьләр һәм балалар аңа тартыла. Үзенең кыска гына чыгышында, нәсел кисүчеләр булмагыз, үзегездән соң догачылар калдырыгыз, мәдрәсәгә укырга килегез, балаларыгызны да үзегез белән алып йөрегез, диде ул.

Районның аксакаллар шурасы рәисе Җәмил Әхмәтсафа улы дини мәҗлесләрдә җыелган сәдаканың бер өлешен мәчетләр файдасына бирү кирәклеге турында сөйләде. Һәр авыл үзенчә хәл итәдер, бу мәсьәлә күбрәге Чардаклыга кагыла. Бүген мәчеткә ярдәм сорап килүчеләр бар, шуны да онытмыйк әле.

Быел Чардаклыда без катнашкан дини мәҗлеснең берсендә акчалата гына  һәрберебездә – 600 сум, икенчесендә 700 сум сәдака җыелды. Без дә, шулай ук мәҗлесләрдә катнашкан хәтта олы яшьтәге халыкның да күбесе сәдака ияләре түгел бит. Безгә нинди генә җирдә сәдака бирсәләр дә, бер тиенен дә үзебездә калдырмыйбыз. Җәмил әфәнде мәчеткә илтеп тапшыра, мин мәдрәсәдә укучы балаларга тәм-томнар алырга бирәм. Чардаклыда узган һәр дини мәҗлестән чүпрәк сәдакасыннан (сөлге, тастымал һ.б.) башка да һәр кеше 250-300 сум сәдака белән китә. Мәҗлестә сәдаканы туганнары, якыннары гына тарата, бөтен кеше сәдака өләшми. Типсә тимер өзәрлек ир-атның, алма кебек хатын-кызның сәдаканы кесәсенә салып китүе дөрес түгел бит инде ул. Бу турыда башкаларның да фикерен беләсе килә.

Согуд Гарәбстанында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә сәдака бирерлек кеше тапмыйбыз, дип сөйләгәннәрен хатын-кызлар авызыннан үзем ишеткәнем бар. Анда мәҗлестә җыелган сәдаканы кесәгә салып китүне башларына да китерә алмыйлар. Сәдаканы бергә җыеп, төрле фондларга тапшыралар. Әмма бездә тормыш шартлары башка. Табиб күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә, табибка бөтен кеше килә, халыкның ничек яшәгәнен бездән – табиблардан сорагыз. Мохтаҗ кеше үз эченә бикләнә, тартына-кимсенә, хурлана башлый, минем ипи, дару алырга да акчам җитми, дип урамга чыгып кычкырмый. Арабызда шундыйлар бар бит, җәмәгать: пенсияләре кечкенә булган үзләре генә яшәүче пенсионерлар, инвалидлар, гаиләне берүзе тартып барып, бала укытучы хатыннар, шуларга хәзер сугыш толлары, сугыш ятимнәре дә өстәлде.

Дини мәҗлесләрдә Коръәннән сүрәләр укыйлар, җыелган халыкның төп өлеше нәрсә турында укыганны аңламый, хатын-кызлар сөйләшеп утыра башлый, муллалар кат-кат кисәтү ясый. Ислам диненең, Коръән, намаз укуның, ураза тотуның әдәбе булган кебек, дини мәҗлеснең дә әдәбе бар. Дини мәҗлестә аять-сүрә укырга алынган зат халыкка вәгазь дә сөйләргә тиеш. Мәҗлескә килгән халыкның шактый өлеше нәрсә ул сәдака, ул кемгә бирелергә тиеш икәнен белмидер. Мулла бабайлар, абыстайлар, халык белән эшләргә кирәк! Миңа Папау мулласы Шәүкәт хәзрәт Зиннуровның, Усман хәзрәт Айбулатовның халык белән эш алымнары бик ошый, андый җиргә барасы килеп тора.

Районның татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов милләтнең иң авырткан җире – татар телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрде. Үз вакытында фельдшер булып эшләгән Гөлсәмәр, хәзер инде абыстай вазыйфасында, мәчеттә дин сабагы укыта. Быел 5-6 бала йөрсә, киләсе елда күбрәк бала килер, яшьләребезгә дә мәчет сукмагына басарга берничә адым гына калды, ди Шәүкәт мулла. Гөлсәмәр абыстай шәкертләре Азат белән Кәримнең Коръән сүрәләре укуын сокланып тыңладык. Авылда җомга намазына 15-20 кеше йөри, диделәр. Җитешмәгән якларыннан, авылга күптән инде почта килми.  «Өмет» газетасын укыйбыз, дип 2-3 кеше генә кул күтәрде, әле аның да берсе шәһәрдән кайткан булып чыкты. Узган елда да шундый ук хәл иде, бу бит әллә ни зур мәсьәлә түгел, теләсәң, аны чишеп була. Папау үзәктән әллә ни еракта түгел, һәр йортта машина бар, атнага бер чыккан газетаны ай саен авылга чиратлашып алып кайтып таратсаң, елына унике кеше кирәк була. Волонтерны читтән көтеп утырырга кирәкми, үз хаҗәтебезне үзебез үтәргә өйрәник, тормыш бездән шуны таләп итә. Сәдака ул акча гына түгел, газетаны авыл халкына алып кайтып тараткан кеше дә күп итеп әҗер-савабын алачак.

Бу күңелгә якын, бик затлы мәҗлес булды. Авыл җыеныннан, Аллаһка якынлашырга, Аллаһының арканына ныклап ябышырга кирәк, Аллаһтан курка торган балалар үстерәбезме соң, дигән уй-фикер белән кайттык без. Һәр кеше дини мәҗлестә үзенә нинди дә булса  белем алырга, бу җиргә килеп, мин нинди файдалы эз калдырып китәм, дигән сорауны бирергә тиеш үз-үзенә. Бүген шул сорауларны кеше күңеленә җиткерә алырлык муллалар һәм абыстайлар кирәк.

Наилә ЯУШИРМӘЛЕ,

Чардаклы бистәсе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*