tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербург “Нур” гәзитенә Габдулла Тукай фатыйха бирде
Петербург “Нур” гәзитенә Габдулла Тукай фатыйха бирде

Петербург “Нур” гәзитенә Габдулла Тукай фатыйха бирде

Төньяктан, яшьнәп яшен, бер нур атылды,

Яктысыннан халыкның күзе чагылды.

«Нур» дип аталуы да бит бик урынлы,

Шулай ук исеменә җисеме дә килә туры.

Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты

Киләчәк, чөнки бу көз төн яктан кояш чыкты…

Газета — тиңдәшсез нәрсә, исеме — «Нур»,

Татарга ул — якты көн, зур куанычтыр.

Көзге алдында бер зифа кыз көлә

Һәм караган саен аның карыйсы килә.

Бөек, зур шәһәр — аның басылу урны,

Патшаның башкаласында чыккан ул нур (кыскартып басылды).

Габдулла Тукайның бу шигыре шагыйрь юлламасы белән берлектә “Нур”ның 1905 елның («Шигырь («Шималь яктан…»)». «Нур» газетасының 1905 елгы 6 декабрь санында басылган. Алдына Тукайның «Нур» мөхәрриренә хаты урнаштырылган. Аның тексты түбәндәгечә: «Шәһри Петербургда мөхәррире «Нур» әфәнде хәзрәтләренә үтенеп: Уральскидә мәдрәсәи «Мотыйгыя» шәкерте Габдулла Тукаев, тарих 15 октябрь, 1905 сәнә» дип куелган.

«Нур» – Идел-Урал мөселманнарының беренче газетасы. 1905-1914 елларда Санкт-Петербургта чыга. Нашире – Гатаулла Баязитов.

Төньяк башкалада татар поэзиясе кояшы, татар күңеле ярымае Тукайның исемен мәңгеләштерү табигый хәл. Классик шагыйрь Петербургта булган. Билгеле шәхесләр белән очрашкан. Биредә Тукайның исеме белән бәйле вакыйгаларны кадерле ядкарь итеп саклаучы истәлекләр байтак.

Быел Санкт-Петербург төзелгәнгә 317 ел. Нева ярларында татарлар да шулкадәр чор яши. Алар төньяк башкаланы тәүге төзүчеләр була. Милләттәшләр истәлегенә Петроград ягында Татар тыкырыгы сакланган. Биредә билгеле Татар бистәсе булган. Шушы ук җирлектә, 2006 елның 25 июнендә Казан һәм Санкт – Петербург татар җәмәгатьчелеге ядәме белән бөек Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

Һәйкәл – Татарстанның Төньяк башкалага бүләге. Ул Җәмигъ мәчетеннән ерак түгел Кронверск проспекты һәм Зверинск урамнары кисешкән урындагы шәһәр бакчасы каршында ачылган иде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры ( ул вакытта) Зилә Вәлиева да катнашты. Бу күркәм вакыйга олуг әдибнең 120 еллык юбилее белән бәйле иде. Һәйкәлне күренекле сынчы, «Болгар иле» төркеме әгъзасы Әхнәф Зыякаев иҗат итте.

Петербургта яшәүче милләттәшләргә бу һәйкәл бик ошый. Ул тиз арада милләттәшләребезнең яраткан мәртәбәле урынына әйләнде. Шул ук елны берничә яңа өйләнешүче пар тормыш юлын Тукай һәйкәленнән башлады. Халык шагыйре сынына чәчәк гөлләмәсе салып, аннан фатыйха алды. Ватандашлар август аенда Татарстан Республикасы көнен дә биредә билгели.

Агымдагы елда, билгеле сәбәпләр аркасында, без бөек әдибебезне үз гаиләбездә өйдә искә алабыз. Шуңа карамастан, китап шүрлегеннән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Сабый”, “Кәҗә белән Сарык” , “Шәкерт” ” Күбәләк” һәм башка геройлар “төшеп” безнең янга сыенды. Шагыйрьнең һәр сүзе бәясез булган, энҗе – мәрҗән кебек тезелгән үлмәс – югалмас сүзләр тезмәсе йөрәк түреннән урын алды.

Бу көннәрдә күңелләргә шик – шөбһә таратырга өлгергән хәвеф – борчуларны нур сибеп таратты.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*