tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пианист һәм композитор
Пианист һәм композитор

Пианист һәм композитор

Ульяновскиның 12 нче балалар сәнгать мәктәбендә һәм музыкаль училищесында танылган пианист һәм композитор Эльмир Низамов белән иҗади очрашулар узды.

Балалар белән очрашуда ул мәктәп турында күңел хатирәләре белән бүлеште, үзенең иҗат юлы турында сөйләде һәм әсәрләрен башкарды. Данлыклы музыкант шәһәребезнең 12 нче сәнгать мәктәбен бетергән.

“Ульяновскида соңгы тапкыр ун ел элек булган идем. Шәһәребез бик нык үзгәргән, матурайган, зурайган. Үземнең яраткан педагогларым һәм туган мәктәбемдә белем алучы балалар белән очрашуыма чиксез шатмын. Музыка дөньясына мин чагыштырмача соң – 11 яшемдә генә килеп кердем. Нәкъ менә шул яшемдә тормыш юлымны сәнгать белән бәйләү кирәклеген сиздем. Ике ай укыганнан соң, музыка иҗат итәргә теләвемне аңладым. Укытучыларым әлеге теләгемне хупладылар. Бүгенге миссиям изге – яшь музыкантларны илһамландыру һәм үз үрнәгемдә аларга мөмкин түгел нәрсә юклыгын җиткерү”,- дип сөйләде композитор.

Ә Г.И.Шадрина исемендәге Ульяновск музыка училищесында сәнгать әһелен уку йортының директоры Наилә Ишмурат кызы Еналиева һәм укытучылар, курсташлары һәм студентлар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Эльмир алар белән җылы әңгәмә корды, барлык сорауларына да тәфсилләп җавап бирде һәм яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре – музыкаль әсәрләре белән сөендерде.

“Волга” дәүләт телерадиокомпаниясе журналистлары талантлы якташыбыз белән “Арт-студия с Эльмиром Низамовым” дип исемләнгән тапшыру әзерләделәр. Ул шулай ук “Губернаторский” мәдәният сараенда “Иделдә Кырым язы” концертында да катнашты. Анда иҗат әһеленең “Солнце всходит над Казанью” дип аталган симфоник картинасы яңгырады.

Эльмир Низамов Ульяновскида туып үсә. 12 нче балалар сәнгать мәктәбен һәм фортепиано буенча музыка училищесын тәмамлый. Югары белемне Казанның Н.Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясендә һәм консерватория каршындагы аспирантурада ала.

Бүген ул – ил күләмендә билгеле пианист һәм композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе лауреаты, Россия композиторлар союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының композиторлар берлеге әгъзасы, Д.Сираҗиев исемендәге бүләк иясе.

Якташыбызның музыкаль әсәрләре арасында “Кара пулат” операсы, симфоник оркестр өчен әсәрләре, драма спектакльләре, фильмнар һәм сериаллар (мәсәлән, “Зөләйха күзләрен ача” киносериалыннан “Өмет йолдызы” җыры) өчен музыкасы соңгы елларда зур популярлык казанды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*