tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урынын карады
Данис Шакиров Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урынын карады

Данис Шакиров Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урынын карады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде. Биредә Чечен Республикасында милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшлекле очрашулар узды.

Очрашулардан соң Данис Шакиров Сабантуй уздыру урынын карады. Милли татар бәйрәме республикада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Шелково районында Гребенская станицасы янында 30 июньдә узачак дип планлаштырыла.

Чечен Республикасында татарларның яши башлавына 300 еллар тирәсе, алар кумык теленә якын телдә сөйләшәләр. Шелково районы Гребенская станицасы элек Чечен татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган якларына кайталар.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне оештыру мәсьәләсе быел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Чечен Республикасына сәфәре барышында монда яшәүче татарлар тарафыннан күтәрелгән иде. Әлеге тәкъдим хуплап кабул ителде. Милли Шура рәисе бәйрәмгә әзерлек һәм оештыру эшләрен үз контролендә тота. Бүгенге сәфәр кысаларындагы очрашулар Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров күрсәтмәсе нигезендә үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*