tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Чечен Республикасы Шелково районы администрациясе башлыгы белән очрашты
Данис Шакиров Чечен Республикасы Шелково районы администрациясе башлыгы белән очрашты

Данис Шакиров Чечен Республикасы Шелково районы администрациясе башлыгы белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде. Биредә ул Чечен Республикасы Шелково муниципаль районы администрациясе башлыгы Альбек Бугаев белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Артур Сабиров, “Көрәш” халыкара федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов һәм башкалар катнашты.

Очрашу вакытында Чечен Республикасында Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү урынын сайлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бәйрәмне оештыру мәсьәләсе быел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Чечен Республикасына сәфәре барышында монда яшәүче татарлар тарафыннан күтәрелгән иде. Сабан туен 30 июньдә уздыру планлаштырыла. Милли Шура рәисе бәйрәмгә әзерлек һәм оештыру эшләрен үз контролендә тота. Бүгенге сәфәр кысаларындагы очрашулар Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров күрсәтмәсе нигезендә үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*