tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле
VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры узды. Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, TP Язучылар берлеге вәкилләреннән торган комитет оештырды.

Финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынды. Алар төрле этапларда үз көчен сынадылар.

Кичә, 26 март, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Нәтиҗә чыгарганнан соң, катнашучылар «Хуш, авылым» спектаклен карадылар.

«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең нәтиҗәләре:

Кызлар арасыннан гран-прия иясе – Әминә Хөснетдинова (Зәй районы)
1 урын –   Азалия Сабитова (Арча районы)
2 урын –  Диана Исмәгыйлева (Чистай районы)
3 урын –  Әлфиназ Бәдертдинова (Сарман районы)

Егетләр арасыннан гран-прия иясе Йосыф Нургалиев (Казан шәһәре)
1 урын Айнур Батаршин (Оренбург өлкәсе)
2 урын  Инсаф Галиев (Балтач районы)
3 урын  Ислам Гөбәйдуллин (Кукмара районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*