Сызран — өлкәбезнең зур тарихлы шәһәрләренең берсе. Аңа быел 333 яшь тулды. Шушы вакыйгага багышлап, шәһәрнең иң борынгы урамында, шәһәр Кремле диварлары янында Сызранга нигез салучы гаскәр башлыгы Григорий Афанасьевич Козловскийга һәйкәл куелды.
Сызран шәһәре администрациясе, зур предприятиеләр, эшкуарлар һәм халык акчасына Россиянең халык рәссамы, сәнгать академиясе әгъзасы Альберт Чаркин тарафыннан бронзадан эшләп куелган биш метрлы мәһабәт скульптураны ачу тантанасына меңләгән тамашачы җыелган иде. Анда өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин да катнашты.
– Без бүген Сызран җиренә нигез салган гаскәр башлыгы Григорий Козловскийга һәйкәл ачабыз, — диде ул сызранлыларга мөрәҗәгать итеп. — Без үзебезнең иң яхшы традицияләребезгә таянырга тиешбез, ә алар Сызранда бар. Бу киләчәктә тагын да яхшырак яшәячегебезгә өмет тудыра. Тормышка шатланып яшәгез, үзегезнең шәһәрегез белән горурланыгыз һәм хыялланыгыз. Хыяллана белгән кеше, һичшиксез, морадына ирешәчәк!
Шәһәр башлыгы Николай Лядин да үзенең чыгышында: “Бу һәйкәл безгә, киләчәк буыннарга тарихыбызны белү өчен кирәк”, — дип белдерде.
Сызранны юкка гына Идел буендагы помидор башкаласы дип атамыйлардыр. Биредә 2001 елдан бирле “Сызран помидоры” дип аталган фестиваль дә үткәрелеп килә.
Быелгы фестиваль “Оркестр белән төп урам буйлап” дип аталган бәйрәм йөрешеннән башланып китте. Анда катнашучылар Сызран Кремле мәйданыннан башлап Ленин исемендәге мәйданга кадәр үттеләр. “Томат мәйданы”нда фестивальне ачу тантанасы булды. Помидорлар, башка яшелчәләр, җиләк-җимеш, төрледән-төрле милли ризыклар белән бизәлгән өстәлләрнең иге-чиге юк, чөнки бу бәйрәмгә аларны предприятиеләр дә, милли-мәдәни оешмалар да, бакчачылар да алып килгән иде.
Шулар арасында Ринат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе өстәлләре башкалардан матурлыгы белән аерылып тордылар.
Николай Иванович безнең өстәлләргә куелган сыйлардан авыз иткәч, татар кызларын мактап, татар көйләрен уйнап торган баянчыбыз Рушанның кулын кысып узды. Губернатор сызранлылар бүләк иткән кәрзиндәге җирле помидорлардан авыз иткәч, аларның тәменә соклануын да белдерде.
Тантана ахырында өлкә губернаторы һәм бәйрәм кунаклары традиция буенча тозлау өчен банкага помидор тутырдылар. Быелгы 16нчы “Сызран помидоры” бәйрәме уңаеннан банкага нәкъ16 помидор салынды һәм бәйрәм башланып китте. Анда, әлбәттә, безнең татар үзешчән сәнгать коллективлары да катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Рәис БИГЛОВ,
Сызран шәһәре,
«Бердәмлек».