tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Хәмит Латыйпов Чаллыда укучылар белән очрашты
Рәссам Хәмит Латыйпов Чаллыда укучылар белән очрашты

Рәссам Хәмит Латыйпов Чаллыда укучылар белән очрашты

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда “Татар орнаменты заманча кулланылышта” дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы кысаларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов белән очрашу узды.

Үзенчәлекле рәссам һәм шагыйрь белән очрашуга шәһәрнең 20нче мәктәп укучылары килде. Чара барышында Хәмит Латыйпов балалар белән әңгәмә корды, иҗади эшләре белән таныштырды. Аның фәлсәфи, тирән мәгънәле шигырьләре, милли рух бөркелеп торган картиналары, сыннары укучыларда зур кызыксыну һәм соклану уятты.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*