tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рига Сабан туенда “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак
Рига Сабан туенда “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак

Рига Сабан туенда “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак

9 ююнь көнне Латвиянең башкаласы Ригада Сабантуй уздырылачак. Латвиядә татарлар һәм башкортлар милли бәйрәмне инде 20 елдан артык билгеләп  үтә.

Сабантуй Латвия Милли мәдәни җәмгыятьләре ассоциациясенең матур территориясендә узачак. 9 июнь 13.00дә биредә татар һәм башкорт милли музыкасы яңгырачак, шулай ук кунакларга халык иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм кунаклары татар гореф-гадәтләре, мәдәнияте, Сабантуйны бәйрәм итү үзенчәлекләре, милли киемнәр һәм аш-су белән таныша алачак.

Оештыручылар төрле сюрпризлар да әзерләгән. Шул исәптән бүләкләр белән викториналар да. Сабантуй программасы күпсанлы бәйгеләр һәм ярышларны үз эченә алачак. Сабантуйда катнашучылар көянтә белән дә йөгерәчәк, капчык белән дә сугышачак, чүлмәк тә ватачак, гер дә күтәрәчәк һ.б. күңелле конкурсларда үзен сыный алачак. Һәм, әлбәттә, көрәш оештырылачак.

Бәйрәм өчен бай музыкаль-бию программасы да әзерләнгән. Сәхнәдә Латвия һәм Татарстаннан коллективлар чыгыш ясаячак. Сабантуйның махсус кунагы  Татарстаннан “Болгар кызлары” булачак.

 

Фото: baltnews.lv

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*