tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез Татарстанның тарихи урыннары белән танышуын дәвам итә
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез Татарстанның тарихи урыннары белән танышуын дәвам итә

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез Татарстанның тарихи урыннары белән танышуын дәвам итә

Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Екатеринбургтан килгән милләттәшләребез Республикабызның тарихи урыннары белән танышуын дәвам итә.

Алар истәлекле урыннарга сәяхәт кылдылар: Г. Тукайның әдәби-мемориаль музее комплексы, Арча районындагы Кырлай музей-йорты һәм бабаларыбызның тарихи эзләре сакланган Болгар шәһәре. Милләттәшләребезнең әлеге сәфәрен оештырыруда Бөтендөнья татар конгрессы булышлык күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, 13- 14нче август көннәрендә  Бөтендөнья татар конгрессында кунаклар белән очрашу узды, БТК Башкарма комитеты җитәкесе Данис Шакиров Конгрессның киң спектрлы эше, аның тормышка ашырыла торган проектлары һәм үткәрелә торган чаралары хакында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*