tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Гүзәл чараны йомгаклап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән – Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Бөтендөнья татар конгрессы республика иҗтимагый фондының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы Альберт Борһанов, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Россия мөселманнары Дини Җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы Фәһим Әхмәтгалиев, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, Удмуртия Республикасы мөфтие Фәиз Мөхәммәтшин, Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов бүләкләнделәр.

Шулай ук Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе  мөфти шәех Равил Гайнетдингә,Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Камил Сәмигуллинга, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, баш мөфтие Нәфигулла Ашировка, «Татарстан Республикасының вакыф фонды» генераль директоры Фирдүс Галиуллинга, Ханты-Манси автономияле округы – Югра Мегион шәһәренең «Болгар» татар милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы Рамил Кыямовка, «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәновка, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең мәхәллә теркәү бүлеге җитәкчесе Мөхәммәт Миңнегалиевка,Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы Илсур Миңнемуллинга, Чита шәһәренең мөселман җирле дини оешмасы советы рәисе Алмаз Сәлаховка, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе ректорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Мәүлемҗан Сибгатуллинга, Төмән өлкәсе Тубыл районының Олы Юршак авылы җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хәлилә Шамаковага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*