tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Кострома татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Кострома татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Кострома татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костромага эш визиты кысаларында биредә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук регион башлыгы Сергей Ситников, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кострома өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Флүн Гомәров катнаштылар.

Туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүген без Россия һәм аннан читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне сакларга тырышабыз, диде ул.

Татарстан Президенты Кострома өлкәсе җитәкчелеге һәм шәхсән губернатор Сергей Ситниковка биредә яшәүче татарларга мәдәниятләрен саклау өчен уңай шартлар булдырганнары өчен аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Кострома татарлары туган телне саклау, илсамның гадәти юнәлешләрен үстерү һәм экстремизмга каршы тору турында сөйләштеләр.

Шулай ук татарлар Костромага Татарстан артистларының гастроль турларын оештыруны сорадылар. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар когрессына әлеге мәсьәләне игътибарга алырга йөкләде, һәм Татарстанның ел саен Костромадагы Сабантуй бәйрәменә иҗади коллективларны килгәнне искәртте.

Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Кострома татар җәмәгатьчелеге белән фотога төштеләр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*