tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде

Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде.

К. Маркс урамындагы КНИТУ-КАИ бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогында, 10 нчы йортта, Татарстан Рәисе хатыны белән бергә килде.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Бөтен гаилә белән сайлауларга» дип язылган махсус беләзек тапшырдылар, аның буенча тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм бәйрәм концертына бару каралган.

Исегезгә төшерәбез, Президент сайлаулары беренче тапкыр күп көнлек форматта – 15-17 мартта узачак. Татарстанда сайлау алды кампаниясе кысаларында зур оештыру эше үткәрелде. Тавыш бирүгә 2 мең 767 сайлау участогы әзерләнгән, шул исәптән 45е – гражданнарның вакытлыча булу объектларында. Татарстанда 2 млн 928 мең 633 сайлаучы теркәлгән.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*