tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында махсус хәрби операциядә катнашучы Ленур Биктимеров Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде
Саба районында махсус хәрби операциядә катнашучы Ленур Биктимеров Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде

Саба районында махсус хәрби операциядә катнашучы Ленур Биктимеров Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде

Тимершык  сайлау участогына беркетелгән 625 кешенең 45 проценты беренче  көнне үк Россия Президентына лаеклы кандидат өчен тавыш биргән иде инде. Җомга  көнне эштә  яки юлда булганнарның күбесе гражданлык бурычын  бүген үти. Махсус хәрби операциядә катнашучы Ленур Биктимеров сайлау участогына әнисе Гөлсинә ханым белән иртәнге сәгать 9да  килде. “Сайлауларга ел саен теләп  йөрим. Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем. Үзем  ышанган кандидатны сайладым”,– диде Ленур.

Ул  2023 елның  23  августында  үз теләге белән махсус  хәрби операциягә  киткән  иде.  Десант-штурм  бригадасында   2нче  взвод  командиры  була. 2023 елның 11 ноябрендә Херсон өлкәсенең Крынки авылы өчен барган сугышларда  каты  яралана. “Разведкага баргач, минага эләктек. Үлемнән бронялы квадракоптер  әрҗәсе саклап  калды. Мине  юлга  кадәр Алексеевск егете алып  чыккан. Өч ай Мәскәү,  аннары Сочи госпиталендә  яттым. Тәнгә 17  ярчык  кергән, бер аягымның бармаклары  өзелгән  иде.  Операциядә катнашканыма  бер дә үкенмим. Бертуган апамның тормыш иптәше шунда булгач, ничектер  читенсендемме, үземнең барасы  килде. Әлегә мин ике  ай отпуска. Кабат җибәрсәләр дә, китәргә  каршы түгелмен. Әлегә  миңа  савыгып бетәргә  кирәк.  Барча егетләребез дә исән-сау әйләнеп  кайтсыннар иде”,–  диде танылган җырчы һәм тамада.

Үзешчән  сәнгать ветераны Минислам  Кәримовның сайлауга  килүе дә Тимершык мәдәният йортын җанландырды.  Бюллетеньне  урнага  салганнан   соң  ул, кулына  гармун  алып, сайлауларның  бәйрәм кебек  узуына басым ясап, авылдашларына,  участок  сайлау  комиссиясе әгъзаларына  музыкаль сәлам  җиткерде. Сәламәтлек  сагында  торучы фельдшер Эльвира  Габдрахманова да эш  урынын  алыштырган  иде. Теләүчеләрнең  кан басымнарын  үлчәде,  киңәшләрен бирде.  “Сайлаулар тиешле  режимда, тыныч  уза. Тәртип бозучылар юк, һәркем  намус  бурычын  үтәүгә җаваплы  карый”,– диде  участокта күзәтүче булып торучы   китапханәче Фәнзия  Сибгатова.

Источник: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*