tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Районда татар мәдәнияте үзенчәлекле»
«Районда татар мәдәнияте үзенчәлекле»

«Районда татар мәдәнияте үзенчәлекле»

Төмән районының татар мәдәниятен сөючеләре Каскараның «Юность» мәдәният һәм ял үзәгенә җыелдылар. Балалар монда «Таң йолдызы», өлкәннәр «Халык сәнгате», «Уйна, гармун» конкурсларында катнаштылар. Бу инде ел саен бәйрәм рәвешендә каршы алына, алдан ук ныклап әзерләнә торган ярышлар.

Каскара, Талымхан, Ямбай, Индрәй, Шыкча, Муллаш, Салаир, Новотарманское, Боровский, Винзили, Акъярда яшәүчеләр оештыручылар тарафыннан билгеле вакытка чакырылган иде. Бу аларны көне буе үз чиратларын көтеп ялыгудан коткарды. Гомумән, Төмән район мәдәният идарәсе һәм татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чараны югары дәрәҗәдә бәяләделәр. Чыгыш ясаучылар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, жюрига да ял итәргә мөмкинлек бирелә, чөнки 170ләп номерны бәяләү җиңелләрдән түгел. Фотозоналарның да төрлесе әзерләнгән.

Бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы урынбасары Татьяна Придорогина бүгенге көндә дуслыкның бик кадерле булуына басым ясады, илдә яшәүче халыкның бердәмлеге, җилкәгә җилкәне куеп яшәве матур киләчәккә китерә, диде ул. Аннары сүз өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка, район татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузинга бирелде. Алар районыбызның алдынгы урыннарны биләвендә халыкның өлеше зур, традицияләрне саклауда да зур эшләр башкарыла дип, тел, мәдәниятебезне үстереп дус-тату яшәүне, чыгышларда уңышлар, яхшы кәеф теләделәр.

Ә менә жюри әгъзасы, күп еллар әлеге бәйгеләрне бәяләп килгән, татар мәдәнияте белән яхшы таныш Төмән дәүләт мәдәният институтының музыка, театр һәм хореография факультеты деканы Лилия Демина сәламләвендә болай диде:

-Бүген Төмән районының төрки телле халыклар фестивале ачыла. Ул бөтен Төмән өлкәсенең вокал, хореография, инструменталь музыка, театр, нәфис сүз энҗесе булып тора. Татар мәдәнияте музыкаль, ул чыннан да бик үзенчәлекле, уникаль, – дип катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.

Темалар сайлаганда елның гаиләләргә багышлануы истә тотылган. Бәйрәм дә гаилә темасын үзәккә алган вокал-хореографик сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Гаилә белән катнашучылар да булды.

Декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре ел саен яңара, сыйфаты яхшыра, яңача эшләр өстәлә. Курчаклар, картиналар, хәситәләр, муенсалар, интерактив уен һәм башкалар милли төсмер белән балкып торалар.

Нәфис сүз белән чыгыш ясаучылар күп иде, сөендерделәр. Балалар аңлап, эчтәлекле итеп җирле шагыйрьләрнең, татар халкының билгеле авторларының әсәрләрен алганнар. Вокал, хореографияне дә яраталар район мәдәният сөючеләре. Гаяз Габдуллинның (Шыкча) инде әллә ничәнче төркемнәре бар шартын китереп әзерләнеп килгәннәр. Алар турында Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем алучы, себер татарларының беренче мюзиклын булдыручы, сәләтле Тубыл егете Айдар Ниязов интернетта мондый фикерләрен калдырган: «Гаяз абый балалар белән ничек эшли – һәрвакыт гаҗәпләндем! Сез аның кызы һәм улының җырлавын ишетсәгез иде (алар да коллективта үстеләр) – тыңлавы искиткеч рәхәт. «Шытыр-шатыр» балалары һәрвакыт һәркем өчен эталон булды. Материал һәрвакыт тәмле яңгырый. Сез бу коллективның ун ел дәвамында нәрсәләр эшләгәнен белсәгез иде… Видеоязмалары бик аз. Алардан да яхшырак коллектив булмады һәм, кызганычка каршы, булмаячак». Айдардан конкурслар турында да фикерләрен сораштык: «Бу конкурсларның булуы бик яхшы. Алар татар балаларына татар телендә сәхнәгә чыгу өчен бердәнбер диярлек мөмкинлек бирәләр. Яңалык та кертелсен иде. Бертөрлелек азрак туйдырды.

Аллага шөкер, Җәгъфәр абый Касыймов, Әбүзәр абый Миңнебаев, Ислам абый Сафин бар. Алар эшләми башласа, ни буласын күз алдына да китерәсе килми. Кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәктер дип уйлыйм. Зур хөрмәт белән Вәлимә апа Ташкалованы искә төшерәм. Ул даими рәвештә төбәкләргә барып, өлкә «Түгәрәк уен» конкурсына чыгышлар сайлап ала иде. Һәм һәрвакыт Бөтенроссия бәйгесенә сыйфатлы, әзерлекле коллективлар командасы барды. Үзешчәннәргә стимул бар иде, алар гел катнашырга омтылдылар. Безгә килеп, чыгышыбызны караганы да хәтеремдә. Таләпчән, үз сүзен әйтә белгән оештыручы иде ул», – дип рәхәтләнеп җавап бирде.

Бәйге турында Лилия Васильевнадан да сорамый булдыра алмадым:

-Төмән районында татар мәдәнияте бик үзенчәлекле. Бүгенге көндә халык вокалы бик күп, кайберәүләр борынгыдан килгән әсәрләр белән чыктылар. Фольклор төркемнәре барлыкка килгән – бу да бик яхшы. «Таң йолдызы»нда балалар яктылык, елмаю, дәртлелек белән таң калдыралар, алар татар телендә сөйләшәләр. «Гармония» конкурсы инструменталь жанрны күтәрде. Илгиз Ихсановның гармунчылары да, гитарачылары да бар. Абүзәр Миңнебаевның тынлы уен кораллары да күренә. Шыкчада да бик яхшы ансамбль эшли.

«Халык сәнгате» конкурсында да бик күп кызыклы чыгышлар ишетергә мөмкин. Хореография азрак, нигездә соло гына. Татар мәдәнияте һәрвакыт хореографик номерлары белән аерылып торды. Нәфис сүз күп булды. Балалар тирән эчтәлекле шигырьләр укыдылар, алар нәрсә турында сөйләгәннәрен аңлап башкаралар.

Оештыручыларга зур рәхмәт. Автономия декоратив-кулланма сәнгать буенча искиткеч күргәзмә ясаган: монда сумкалар, баш киемнәре һәм төрле костюмнар да бар. Сәйләннәр, рәсемнәр һәм башкасы да гаҗәпләндерә. Фестиваль күргәзмәләре һәрвакыт сыйфат, тәртип белән аерылып тора. Оештыручылар һәм катнашучылар барысы да үз эшләренә җаваплы карыйлар», – дип шатланып сөйләде.

Алып баручы Гөлфия Әмирова, район буенча мәдәният йортларында мәдәният һәм ял үзәкләре коллективлары концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр, диде. 24 мартта шул ук залга район милли сәнгать осталарының гала-концертын карарга чакырды. Иң затлылары гына булачак инде анда. Кемнәр икәнлеге әлегә сер булып саклана.

Гөлнур Вәлиева

Чыганак: “Яңарыш” газетасы, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*