Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Сабантуй-2018” фотобәйгесенең нәтиҗәләре
“Сабантуй-2018” фотобәйгесенең нәтиҗәләре

“Сабантуй-2018” фотобәйгесенең нәтиҗәләре

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты – Congress.tatar уздырган “Сабантуй- 2018” фотобәйгесенә йомгак ясыйбыз.

Бәйге 2018 елның июнь аенда башланып китте. Безгә Чехия, Эстония, Италия, Украина, Канада, АКШ, Үзбәкстан, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең Бурятия, Башкортстан, Чувашия, Кырым, Республикаларыннан, Пермь крае, Волгоград, Смоленск, Нижгар, Ленинград, Чиләбе, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Ростов-на-Дону шәһәрләреннән, Татарстанның төрле район, шәһәрләрендә узган Сабан туйларында төшерелгән фотосурәтләр килде. Хезмәтләр, сайлап алу туры үткәннән соң, sabantui2018.congress.tatar адресы буенча тавыш бирүгә куелды.

Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә:

1 урынга – Раилә Алтынбаева (Россия, Ростов өлкәсе, Ростов-на-Дону шәһәре)

2 урынга – Гөлнара Әбүзәрова (Россия, Чувашия Республикасы, Чебоксар шәһәре) 

3 урынга – Алексей Хапов (Эстония, Кохтла-Ярве шәһәре)

3 урынга – Иван Накалюжный (Канада, г. Монреаль)ның фотосурәтләре лаек булды.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Бәйгедә катнашкан фотосурәтләр Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылган фотокүргәзмәдә урын алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*