tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова: Татар яшьләре көннәре – мәдәни традицияләрне саклау үрнәге
Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова: Татар яшьләре көннәре – мәдәни традицияләрне саклау үрнәге

Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова: Татар яшьләре көннәре – мәдәни традицияләрне саклау үрнәге

Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова фикеренчә, XXXII Татар яшьләре көннәре мәдәни традицияләрне саклау ягыннан үрнәк булып тора.

«Татар яшьләре көннәре – минем өчен татарлыкны истә калдыру чарасы. Чөнки бу эшне төбәкләрдә башкару күпкә авыррак. Ел саен нинди дә булса үзгәреш сизәм, чөнки яңа кешеләр очратам. Яңа кешеләр ул – яңа хисләр. Яңа танышулар булгач, эшләрне дә төбәкләрдә бергәләп башкарып чыгып була», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, узган ел алар Самара өлкәсе «Туган тел» оешмасында проект тәкъдим иткән булганнар. «Нәтиҗәдә, грант оттык. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашырабыз. Оешма 1989 елда барлыкка килә, ә без аның эшен алып барырга тырышабыз. Татар яшьләре көннәренә килеп, Самараның иң актив яшьләре белән танышып, туган якка кайтабыз да зур эшләр башкарабыз», – диде ул.

Фәрзәнә Мәхмүтова Татар яшьләре көннәрендә 2018 елдан бирле катнашуын әйтте. «Беренче тапкыр өч яшемдә әти-әнием белән килгән идем. Фотоларга карап, хисләнеп, үскәч янәдән килергә булдым. Әтием Татар яшьләре көннәрендә иң беренче катнашучыларның берсе булган. Әле дә хәтердә, Самарадан килгән кешеләр бер-берсе белән танышып, туган якка кайтып, йөрешә иделәр. Татар яшьләре көннәрендә танышкан абый-апаларның инде балалары да бар», – диде активист.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*