tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург шәһәрендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты булачак
Санкт-Петербург шәһәрендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты булачак

Санкт-Петербург шәһәрендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты булачак

17 декабрьдә Санкт-Петербург дәүләт академик капелла сәхнәсендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты була. Анда виртоуз, татар халык уен коралларында уйнаучы Ринат Вәлиев та катнаша. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәидә Мөхәммәтҗанова ундүрт яшендә танылды, ул вакытта «Голос. Дети» тамашасының икенче сезоны финалына җиткән иде. Ул биш яшьтән бирле җырлый.

Бүгенге көндә Сәидә Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Казан шәһәре мэры стипендиаты, Татарстан Республикасы Президенты стипендиаты, Казан шәһәр филармониясе солисты булып тора. Аның төп максаты — бөтен дөньяда татар милли мәдәниятен популярлаштыру.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*