tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Сабан туе узмаячак
Санкт-Петербургта Сабан туе узмаячак

Санкт-Петербургта Сабан туе узмаячак

Бүген, 3 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә Сабан туе узарга тиеш иде.

Быел пандемия нәтиҗәсендә күп кенә бәйрәмнәр онлайн форматта узды. Әмма Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләр бәйрәмне октябрь башында булса да үткәрергә ниятләгән иде.

Бәйрәмгә Татарстаннан да кунаклар чакырулы булган. Төгәлрәк әйткәндә, Азнакай үзешчәннәре бәйрәмне бизәр дип көтелгән.

Әмма кичә, 2 октябрьдә, Сабан туе, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, узмаячак дигән хәбәр килде.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*