tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда “Киң түгәрәк” фестивале узды
Сарманда “Киң түгәрәк” фестивале узды

Сарманда “Киң түгәрәк” фестивале узды

2022 ел – Россия Федерациясендә халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан, йола, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәребезне рухи мирас буларак буыннан-буынга тапшыру максатыннан, Сарманда районкүләм “Киң түгәрәк” фестивале узды. Ике зонада барлыгы 28 коллектив катнашты. Жюри карары белән 8 коллектив иң яхшысы дип табылып, Җәлил бистәсендә 28 нче март көнне гала-концертта чыгыш ясадылар.

Иң яхшы роль  башкаручылар, фестивальнең җиңүчеләре бүләкләнеп китте.

Тамашачылар бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап, үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар әдәбияты әсәрләрен, гореф-гадәтләрен бүген сәхнәдә күреп киттеләр. 8 коллектив үз чыгышлары аша халыкка “Мич  коты”, “Керән базары”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Орчык өмәсе” кебек йола, гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. Шулай ук Т.Гыйззәтнең “Башмагым”, З.Зәйнуллинның “41-нең арбалы хатыннары”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекләрне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*