tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергач кызы олимпиадага бара
Сергач кызы олимпиадага бара

Сергач кызы олимпиадага бара

Түбән Новгород өлкәсендәге Сергач “Лидер”ФСКсы тәрбияләнүчесе (Карга – Кочко-Пожар оныгы) Файлә Аймалетдинова Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча реги­онара сайлап алу этабында уңышлы катнашкан. Ул 500 метрлык дистанциядә җиңеп, ике эстафетада икенче урынны яулап, Сочида февраль уртасында мәктәп укучылары арасында узачак Бөтенроссия спартакиадасында чыгыш ясарга хокук яулаган.

Нәкъ менә шул көннәрдә Пекинда XXIV Кышкы Олимпия уеннары узачак. Россия җыелма командасы составында төрле спорт дисциплиналарында байтак милләттәшләребез дә призлы урыннар өчен ярышырга тиеш.

Шуны да әйтергә кирәк, кайберләрендә татарлар алдынгы рольләрне уйный. Мәсәлән, Олимпиадага әзерләнү кысаларында биатлон буенча Дөнья кубогының соңгы ярышлары булып торган эстафеталарда Россия җыелма командалары өчен икенче урыннарны Эду­ард Латыйпов һәм Ульяна Нигъматуллина китерделәр. Алар партнерларының артта калуларын юкка чыгарып, дүртенче этапның соңгы метрларында гына көмеш медальләрне яулады.

Кем белә, бәлки 2026 елда Италиядә узачагында без Файлә өчен дә җан атырбыз. Тренеры Михаил Юрин әйтүенчә, сәләтле кызчыгыбызның нәтиҗәләре моңа өмет бирә, җәрәхәтләнүләр генә алмасын, ди ул.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*