tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахтер һөнәрен сайлыйлар бары кыю кешеләр
Шахтер һөнәрен сайлыйлар бары кыю кешеләр

Шахтер һөнәрен сайлыйлар бары кыю кешеләр

Шәмәрдән лицеенда укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Чираттагы очрашуда  сыйныф җитәкчесе Энҗе Галиуллина, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Зәлинә Сенгатуллина һәм  4Г сыйныфы  укучылары  катнашты. Алар 85 яшьлек ветеран, мактаулы шахтер Рафис ага  Әхмәтгалиев белән очрашты. Рафис бабай 1939 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын, юклыгын үз җилкәсендә татыган, сугыш җимереклеген төзәтүдә катнашкан кеше. Ул 1962-1998 елларда Урал шахталарында эшләгән. Төп эш коралы-  көрәк, кувалда,  чүкеч (отбойный молоток). Шуның 24 елын күмер чабуда, 12 елын- коткару, ремонт- җыю хезмәтендә эшли. Мең метр, аннан да күбрәк тирәнлектә эшләү һәркемнең дә кулыннан да, сәламәтлегеннән дә килми. Шахтер һөнәре- кыюлар, сәламәт кешеләр һөнәре. Күмер чабу һөнәре белән якыннан танышкач, шунысы аңлашыла: кыенлыклардан курыкмыйча, төрле шартларда хезмәт куючы шахтер һөнәре вәкилләре, чыннан да, чиксез хөрмәткә лаек.

Бүген Рафис бабай һәр туган көнгә шөкер итеп яши. Көннәрен үзенең агач остаханәсендә матур йорт җиһазлары ясап уздыра.Ул  укучыларга авырлыклар алдында баш имәскә, алга барырга, тәртипле, тәрбияле булырга кирәклеген искәртте. Ә укучылар үз чиратында ветераныбызга сәламәтлек, кабат очрашырга язсын дип теләк теләделәр.

Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Галиуллина

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*