tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли конференция узды
Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли конференция узды

Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли конференция узды

5 апрельдә Казан шәһәре Совет районының “Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге”ндә Рәдиф Гаташ (Р.К.Гатауллин) исемендәге “Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм” дип исемләнгән ll бөтенроссия тикшеренү һәм иҗат эшләре фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциягә Якутия (Саха), Чувашия, Башкортстан республикаларыннан һәм Мәскәү шәһәреннән дә эшләр килде, диде шушы матур чараны оештыручы һәм алып баручы балалар иҗаты үзәге бүлек мөдире Ләйсән Антонова.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташны котлап, профессор, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева, профессор, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин, кинорежиссер Нурания Җамали, шагыйрьнең якташлары һ.б. чыгыш ясады. Конференция җырлар һәм Рәдиф Гаташ шигырьләре белән үрелеп барды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*