tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Әдәби офыклар” китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Азнакайда “Әдәби офыклар” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Азнакайда “Әдәби офыклар” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан “Татнефть” Хәйрия фондының “Рухият” программасы кысаларында “Әдәби офыклар” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Анда нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче язучыларның, әдипләрнең, шул исәптән районыбыз “Гөлстан”чыларының да әсәрләре урын алган. Азнакай район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова һәм район үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова “Гөлстан”чыларны яңа китап басылып чыгу белән тәбрик иттеләр, ә шундый зур бүләк ясаган нефтьчеләребезгә барлык “Гөлстан”чылар, азнакайлылар исеменннән олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Кичәгә “Татнефть” Хәйрия фондының “Рухият” программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдинованың да килүе җирле язучыларыбыз өчен олы дәрәҗә булды. Флера ханым иҗат уты белән янучы азнакайлыларга уңышлар теләде, алга таба да бергә-бергә бердәм булып эшләргә чакырды. Ул шулай ук “Рухият” фондының алга таба эш планнары белән дә таныштырды.

Кайсы авторларның китапларын күбрәк укыйлар? Кемнәр активрак? Кайсы районда әдәби берләшмәләр ничек эшли? Киләчәктә китаплар нәшер ителүдә бу күрсәткечләрнең дә игътибарга алыначагын билгеләп узды. Кичәдә Сарман районы “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсеннән дә иҗатташлар килгән иде. Алар үзләре белән шигъри күчтәнәчләрен дә алып килгәннәр. Гомумән, кичә нәфис сүз, җыр-моң, биюләр белән аралашып, бик күңелле һәм шул ук вакытта эшлекле шартларда узды.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*