tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр көнендә ачык һавада рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады
Шәһәр көнендә ачык һавада рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады

Шәһәр көнендә ачык һавада рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады

Татарстан башкаласының Башкарма комитеты бинасы берничә сәгатькә «Казан тавышлары» уникаль музыкаль-театральләштерелгән тамашасын уздыру урынына әверелде. Аның стеналарында төрле төстәге утлар белән әкият картиналары күренде, ә болдыр алдында куелган сәхнәдә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен республиканың бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясады. Бина балконнарыннан алтмышынчы елларда иҗат иткән татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады, алар җанлы музыка, яктылык тамашасы, актер-мимнар чыгышлары белән гармонияле үрелеп барды. «Казан тавышлары»н тыңларга Татарстан башкаласының дистәләгән халкы һәм кунаклары җыелды.

Тамашачыларның, чыннан да, гадәти булмаган иҗади чараны югары бәяләүләренә шикләнергә кирәкми – алар башкаручыларга кушылып җырлап кына калмады, танылган авторларның шигырьләрен яттан сөйләде, хис-тойгыларын белдерергә дә оялмады. «Без монда бүген бала белән килдек, безнең кызыбызга биш яшь. Көйсезләнер дип бик курыктык. Әмма ул сихерләнгән кебек күзәтә! – дип сөйләде Казанда яшәүче Карина Шакирова. – Бик шәп уйлап тапканнар. Ә Белла Әхмәдуллинаның «По улице моей» шигыренә башкарылган җыр астында мин үземне тыеп кала алмадым һәм бераз елап алдым. Әмма бу шатлык һәм соклану яшьләре».

Балконнардан Нияз Акмал, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Кадыйр Сибгәтуллин, Вероника Тушнова, Саҗидә Сөләйманов һәм башка бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Шәһәр халкы алтмышынчы елларда иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләренә яраткан романсларын ишетте.

Чарада шулай ук «Саумы, Казан!» – «Здравствуй, Казань!» хикәяләр конкурсына йомгаклар ясалды 5-нче апрельдән 31-нче июльгә кадәр конкурска 120-дән артык эш керде, шуларның 50-се татар телендә һәм 70-е рус телендә. Конкурста Казанлылар гына түгел, Төркия, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Австралия һәм хәтта Нью-Йорктн яшәүчеләр дә катнашты.

Иң яхшы хикәяләрнең авторлары финалистлар рәтенә керде. Жюри иң көчле 12 кешене билгеләде, аларга бүләкләрне Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Финалга чыгучылар арасында – «Мусильда – кошка-медсестра» хикәясе белән Алинә Габдуллина, «Изумруд» хикәясе белән Илья Береснев, «Сәгать алты иде» хикәясе белән Айзилә Сабирова. Конкурс нәтиҗәләре буенча ел ахырында иң яхшы хикәяләр Казан турында бер зур китапка тупланачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*