tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шәрык» клубында кичәләр дәвам итә
«Шәрык» клубында кичәләр дәвам итә

«Шәрык» клубында кичәләр дәвам итә

“Шәрык” клубында дуслык кичәсе узды. Бу кичәгә АКШ татарлары йолдызы, сабан туйлар оештыручы Илмир Әхмәтҗанов килде. Ул чит илдә яшәү рәвешен, эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Илмир күп еллар дәвамында яшьләр белән хезмәттәшлек алып бара, АКШда үткәрелгән төрле татар чараларының оештыручысы, алып баручысы буларак билгеле.

Кичәдә яңа үсеп килүче Татарча casual проекты да үз кием коллециясен тәкъдим итте. Милли орнамент кулланышы белән булдырылган киемнәр бар кешене таң калдырды. Шулай ук башка кызыклы кунаклар, мавыктыргыч шоу һәм танышулар булды. Алга таба шундый җылы танышу кичәләре дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Гүзәлия Гыйниятуллина,

КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*