tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шәҗәрә» бәйрәме гөрләде: кайбер гаиләләр 7-8-12 буыннарын да белә икән!
«Шәҗәрә» бәйрәме гөрләде: кайбер гаиләләр 7-8-12 буыннарын да белә икән!

«Шәҗәрә» бәйрәме гөрләде: кайбер гаиләләр 7-8-12 буыннарын да белә икән!

Әби-бабайлар турында бала кечкенәдән сораша. Башта исемнәрен беләсе, аннан һөнәрләре белән танышасы килә. Бу табигый хәл, тик соңрак сугыш чоры белән кызыксына башлагач, әти-әни югалып кала.

Бүгенге балаларның әти-­әниләре дә ул чорда яшәгән әби-бабайларны инде хәтерләми. Аннан алдарак буын әле сугыш ветераннарын, окоплар казып, урман кискән әбиләрен күреп, алар сөйләгәннәрне ишетеп калды. Вакыт узган саен, фронттагы хәлләрне сөйләүче тере шаһитларны да югалта барабыз.

Балаларга ничек аңлатырга? Казан шәһәренең 294нче номерлы балалар бакчасында «Минем гаиләм шәҗәрәсе» дип аталган кичәдә берничә буынга бәйле күп кенә вакыйгалар искә алынды. Бигрәк тә сугыш чорын кичкән әби-бабайларны телгә алганда, балаларның игътибарын җәлеп итү көч сораганы күренеп тора. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашканнар хакында сөйләп кенә калмыйча, гаиләдә сакланган фоторәсемнәрне, өчпочмаклы хатларны да алып килгәннәр иде.

Жасмин Азарми гаи­ләсендә дә андый өчпочмаклы хатлар саклана икән әле. Гаилә, нәсел тарихын, сугыш чорын Ләйсән ханым тәфсилләп сөйләде. Сугыш җиле кагылмаган бер генә дә гаилә калмаган. Бәйрәмдә чыгыш ясаган гаиләләр бу теманы шактый киң яктырттылар.

«Шәҗәрә» бәйгесе игълан ителгәч тә, балалар 50дән артык шундый иҗади эш алып килгән. Бу вакытта икешәр ел дәвамында инде шәҗәрә агачы төзү белән шөгыльләнгән гаиләләр булуы да ачыклана, архивларда эзләнүчеләр дә булган. Кайбер әти-әниләр исә бакчада шушы эш кушылгач кына шәҗәрә төзи башлый.

Андыйлар бигрәк тә рәхмәтле бүген тәрбиячеләргә. Шулай итеп, кызыксынган һәрбер гаилә үзенең нәсел агачын, үз шәҗәрәсен төзеп алып килгән. Үз агачларын нинди генә итеп ясамаган алар. Һәрбер төркемнән диярлек гаиләләр чыгып, үзләренең гаилә тарихын, әби-балалары, аларның башкарган хезмәтләрен, сугыш чорын шундый итеп җиткерделәр ки, бик эчтәлекле булды. Үзләренчә тырышканнар һәм һәркем шушы эшне башкарып чыгу, үзләренең әби-бабайларын ачыклау тарихын сөйли.

Ә бит вакыт узгач, аны барлау тагын да кыенрак булачак. Кайбер гаиләләр 7-8-12 буыннарын да белә, чөнки аларга бу шәҗәрәне төзеп тапшыручылар булган.
Дөресен әйтим, балалар бакчасында үткәрелгән кичәләргә ияләшеп тә беткән идек. Үзебез дә күптән түгел бакча яшеннән чыктык кына. Ә монда балалар бөтенләй башка яктан ачылды. Аннан чыгыш ясаучылар үз гаиләләренә хас гореф-гадәтләрне, тәрбия алымнарын да күрсәтә-сөйли алды. Әнә Динәнең әбисе Әлфия апа Мингалиева Кама Тамагыннан оныгының бәйрәменә дип махсус килгән. «Бар кеше дә җыр-бию­гә оста түгел. Мин Динәгә теккән киемнәремне күрсәтергә алып килдем», – диде ул. Берсеннән-берсе матур күлмәкләрне күреп сокланмый кала алмадык. «Математика укытучысы идем, соңрак технология буенча да укыттым. Бик яратам тегәргә. Кулы белгән кеше башка киемне дә үзгәртеп тегә ала. Хәзер кием күп киелми бит. Һөнәремне оныкларыма да өйрәтәсем килә», – дип сөйли ул.

Бәйрәм азагында «Читекле» бию уены, әти-әниләрнең кечкенә бәбиләрне бишек җырларын җырлап тибрәтүләре дә балаларга тагы да кызык тоелды. Калфаклы тәрбиячеләрнең тәрбиягә корылган бәйрәм чарасыннан барыбыз да канәгать калдык. Афәрин!

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*