tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды
Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Кичә, 21 декабрь, Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров чара кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләре белән җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Мусакаев,  шәһәрнең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Алик Уразаив һәм автономия активистлары бүләкләнде.

Бәйрәмне үзләренең җырлары белән Татарстан Республикасы артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Рәнис Габбазов бизәде.

2023 елда автономия эшчәнлеге мәдәни һәм мөһим социаль характердагы вакыйгаларга бай булды. Автономия вәкилләре шәһәр һәм төбәк иҗади конкурсларында һәм спорт ярышларында призерлар булдылар, шәһәр бәйрәмнәрендә катнаштылар, хәйрия һәм социаль акцияләр оештырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*