Сургутта «Урал авиалинияләре» пилотлары, Россия Геройлары – татар егете Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзин хөрмәтенә граффити ясыйлар. Ул шәһәрнең Тынычлык проспекты, 34 а йорты фасадында Самараның «Art Way» студиясе рәссамнары тарафыннан эшләнә. Әлеге яңалык хакында шәһәр хакимияте башлыгы Вадим Шувалов “вконтакте”дагы шәхси битендә хәбәр итте. https://vk.com/vadim.shuvalov
Исегезгә төшерәбез, 15 нче августта Симферопольгә очучы А-321 самолеты Мәскәү өлкәсендәге кукуруз кырына утырырга мәҗбүр булды. Сәбәбе – очкыч двигателенә кошлар эләгә. Самолетны татар егете Дамир Йосыпов кырга утырта һәм 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала. “Бу граффити халык һәм ил өчен мөһим вакыйганы искә төшереп торачак, “- дип язган Сургут шәһәре башлыгы.