tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургта татар медиафорумы була
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургта татар медиафорумы була

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургта татар медиафорумы була

31 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган икенче татар медиафорумы узачак. Чарага әзерлек башланган. Бу турыда Татарстанның Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин хәбәр итте.

«Медиафорум медиабазарның нәтиҗәле үсешенә һәм журналистларның профессиональлеген күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш», — дип язган Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз битендә.

Аның сүзләренчә, форум Zoom порталында онлайн-форматта узачак һәм YouTube хостингында «Питер Татар» порталында трансляцияләнәчәк.

Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән журналист, туган якны өйрәнүче, блогер һәм татар җәмгыяте вәкилләре җыелачак. Алар татар халкының тормышындагы мөһим вакыйгалар турындагы мәгълүматны тарату юллары турында фикер алышачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*