tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» танылган шәхесләр турында проект башлый
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» танылган шәхесләр турында проект башлый

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» танылган шәхесләр турында проект башлый

1 августтан ТР «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ике зур видеопроект башлап җибәрә. Аларның берсе республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән 100 танылган шәхескә багышланачак. Һәр геройга аерым видеоролик багышлау күздә тотыла. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта монтажлау процессы бара. Проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Кино һәм музыка» видеопроекты исә Татарстан кинематографистлары фильмнарында кулланылган музыкаль әсәрләргә багышланачак.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, әлеге видеопроектлар берьюлы берничә бурычны хәл итә – тамашачыларны Татарстан кинематографы, бүген республика архивларында сакланган фильмнар белән тагын да якыннанрак таныштыра, шулай ук цифрлы форматка күчерелгән кинохроникага «икенче гомер» бүләк итәргә мөмкинлек бирә.

«Татар-информ» агентлыгы «Татаркино»ның Instagram TV да видеоканал ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде инде.

«Татаркино»ның Instagram TV дагы видеоканалы коронавирус пандемиясе белән бәйле карантин мәсьәләсе тулысынча хәл ителгәч тә үз эшен дәвам итәр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*