tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар гаиләләрен барлап
Татар гаиләләрен барлап

Татар гаиләләрен барлап

Белгәнебезчә, быел татар дөньясының барлык район-шәһәрләрендә диярлек «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының төбәк бүлекләре ачылды. Ә безнең Түбән Камада бу юнәлештәге изге эшебез, ягъни татар гаиләләрен барлау 2011 елга ук барып тоташа. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән проект нигезендә мәктәпкәчә яшьтән үк Тукай варисларын тәрбиялибез. Туган телебездә уздырылган, инде хәзер республика дәрәҗәсенә үк күтәрелгән әлеге бәйгебездә ел саен иллегә якын гаилә катнаша. Татар гаиләләрен барлап, аларны үсендерү, тәбрикләү эшен бәйгенең жюри рәисе, аның алыштыргысыз иганәчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев үзе башкара. Ә сабыйларыбызга чигүле калфак, түбәтәйләрне «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина тектерә. Шунысы куанычлы: тырыш хезмәт һәрвакыт тиешенчә бәяләнә, «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән проектыбыз быел республикакүләм бәйгедә 500 мең сумлык грантка ия булды. Димәк, Тукай варисларын тәрбияләргә омтылышыбыз тагын да зур, ә инде Тукай варислары беркайда да югалмый. «Тукай варисы» титулына ия булган гаиләнең елдан-ел уңышлары күбәя, балалары татар гимназияләрендә белем ала, кыскасы, «Мин бәхетле гаиләм белән!» – дип һәрдаим горурланып яши андыйлар.

Нәкъ шундый тырыш уңган, милли җанлы, матур, изге гамәлләре белән таң калдырган үрнәк гаиләләрне узган шимбәдә Түбән Кама шәһәренә тәҗрибә уртаклашу максаты белән төрле төбәкләрдән җыелган мөхтәрәм вә гыйззәтле, милли җанлы «Ак калфак» ханымнары хозурына тәкъдим иттек.

2020 елда – «Әти белән бергә», узган ел исә «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә җиңүгә ирешкән, ә инде шушы көннәрдә «Форсат» тапшыруы аша меңләгән тамашачысының күңелен яулаган Шәмсетдиновлар гаиләсе (кызлары Наилә, уллары Нуриман, әниләре Филсинә Рафил кызы, әтиләре Рөстәм Равил улы) «Түбән Кама шәһәренең иң тату гаиләсе» титулына ия булды.

Пандемия вакытында балалары, оныклары белән ишегалдын тутырып халкыбызның милли Сабан туе бәйрәмен уздыручы Фәйзуллиннар гаиләсе (Әнәс Һадиулла улы, Рушания Йосыф кызы) Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында гына түгел, республикабызга танылды. Күпсанлы Рәхмәт хатлары шуның дәлиле булып тора. Без аларны яратып, «Халкыбыз мирасын киләчәк буынга тапшыручылар» дип йөртәбез.

Ризаевлар гаиләсен исә «Тукай дәвамчылары» дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. 2017 елны – Тимур, 2020 елны Эльвина «Тукай варисы» титулына ия булды. Ә бер гаиләдә өч Тукай варисы тәрбияләгән Ана – Элвира Мөхәммәтша кызы Ризаева – беренче булып татар гаиләләре өчен ютубта махсус канал булдыручы да… Зур осталык белән туган телебездә башкарган чыгышлары сабыйларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Төрле бәйгеләрдә алган дипломнарын санап бетергесез.

Югары да санап үткән гаиләләрнең үзенчәлекле чыгышларын тамаша кылгач, чыннан да, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, әдәп-әхлак тәрбиясе иң элек гаиләдән иңүенә янә бер кат инанасың. Әти-әни, дәү әни, дәү әти, чәчләренә көмеш кунган әби-бабаларыбызның тәрбияви алымнары гаять бай һәм үтемле, буыннан-буынга күчеп дәвам итә. Бары тик шуны үзвакытында тиешенчә куллана белергә генә кирәк.

«Мин бәхетле гаиәм белән» проектында актив катнашып, җиңүгә ирешкән Түбән Кама шәһәренең үрнәк гаиләләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин югары сәхнәдән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: безнең Түбән Кама шәһәрендә һәм районында мактауга лаек татар гаиләләре шактый, аларны төрле сфераларга бүлеп, әйтик сәхнә йолдызлары, педагоглар династиясен дәвам итүчеләр, химиклар, шинчылар, төзүчеләр һ.б. һөнәр ияләре итеп бүлеп карарга да мөмкин. Киләчәктә дә берсеннән-берсе уңган, милли гаиләләребез белән дә очрашулар уздырырга насыйп булсын иде.

Нурзия МИРХАЗОВА,

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршындагы «Татар гаиләсе»фонды җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, 64 нче“Сөембикә” балалар бакчасы мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*