tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядән Равил Лотфуллин: Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш
Чувашиядән Равил Лотфуллин: Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш

Чувашиядән Равил Лотфуллин: Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш

Чувашиянең Чабаксар шәһәреннән эшмәкәр Равил Лотфуллин үзенең мисалында татар эшмәкәрләренә алдынгы булырга кирәклеген әйтте.

«Бизнес белән 1990 елдан шөгыльләнәм. Иң элек эшемне Әлмәттә башлаган идем. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы белән мәшгульмен. Сезонга бер миллионлап каз бәбкәсе чыгарабыз, шуларны авыл хуҗалыгы кешеләренә, халыкка сатабыз. Продукциябезне бөтен Россиягә, Азәрбайҗан һәм Казахстанга таратабыз. Бу бизнес белән 21 ел шөгыльләнәм, баштан ике-өч ел бик авыр булды, базарны яулап алу таләп ителде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Равил Лотфуллин конкурентлары булмавын, коллегалары булуын әйтте. «Без һәрвакыт беренче булып барырга тырышабыз. Беренче булып барган кеше һәрвакыт өстен. Белемебезне башкаларга да таратабыз икән, димәк, үзебез яңа белем алырга, үсәргә омтылырга тиеш. Безнең өчен ул киләчәктә эшләргә зур этәргеч. Коллегаларыбызның борчыган сорауларына җавап бирергә тырышабыз, без хезмәттәшлек итәргә ачык», – ди ул.

«Безнең җитештерү оешмасын Венгриядә һәм Франциядә дә беләләр. Чабаксарда эшмәкәрлек белән рус халкы күп шөгыльләнә дип әйтмәс идем, каз итен, нигездә, татар ашый. Бездә, асылда, татар халкы эшли. Татарстан, Башкортстанда коллегаларыбыз бар. Бизнеста татарлар арасында активистлар күбрәк», – дип саный эшмәкәр.

Равил Лотфуллин төрле форумнарда катнашуын җиткерде. «Мине авыл хуҗалыгы гына кызыксындырмый. Һөнәрем буенча – химик-технолог, үземнең ачышларым бар. Соңгы ачышым – гербицидлар җитештерү», – дип өстәде ул.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының файдасы бар. Килгән кешеләр алга таба базардагы буш өлкәләрне тулыландырсын иде. Татарстанда белгечләр яхшы эшли, ярдәм итәләр, монда бизнес кору өчен мөмкинлекләр күп. Башка республикалар «йоклый». Минемчә, Татарстан алдынгы рәттә. Республикага инвестицияләр кертелергә тиеш, икътисад шуның белән алга бара», – диде эшмәкәр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*