tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышулар дәвам итә
Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында стратегия белән шөгыльләнүче эшче төркем һәм экспертлар кабат очрашты. Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, киң җәмәгатьчелек тәкъдимнәре дә кертеп төзелгән проект экспертлар хөкеменә беренче тапкыр узган атнада чыгарылган иде. Ул чагында белгечләр документны укып, фикерләрен җиткерде. Бүгенге очрашуга инде проектның кайбер төзәтмәләр кертелгән яңа варианты чыгарылды. Беренче очрашуда экспертларда иң күп сорау тудырган бүлекләр – мәгариф һәм фән, массакүләм мәгълүмат чаралары иде.

Республикада шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары да эшли. Үз укучыларын тапкан, шактый тиражлылары да бар. Түгәрәк өстәл янына җыелучылар фикеренчә, проектта алар хакында да әйтелергә тиеш. Аларны үстерү өчен, дәүләт ярдәме, грантлар алуны гадел һәм ачык формада оештырырга кирәк. Яшьләрне телевидениегә җәлеп итү, кызыксындыру юлларын булдыру да зарур.

Мәгариф бүлегенә баланы бишектән үк тәрбияләү, гаилә тәрбиясе дигән төшенчәне өстәргә кирәк, ди экспертлар. Сабый балалар бакчасына барганчы, беренче тәрбияне өйдә ала. Һәм бу бик мөһим. “Сәләт” оешмасына карата да кайбер фикерләр яңгырады. Соңгы вакытта татар мохитен югалта башлаганнар. Проектта туган телне куллануны үстерү, татар мохитен кайтару кебек максатларны теркәп куярга дип килештеләр.

Экспертлар фикеренчә, документка чит илдә яшәүче татарлар турында да ассызыклау кирәк. Татар диаспорасы дигән төшенчә булырга тиеш.

Тагын бер кызыклы тәкъдим, милли спорт төрләрен үстерү буенча. Бу юнәлештә актив эшләгәндә, милли спорттан бренд ясарга була, дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Экспертлар белән тагын бер һәм ул инде соңгы очрашу, бу атнада җомга көнгә планлаштырылды. “Эшче төркем һәм экспертлар арасында аңлашып эшләү бар. Хәзер безгә төп тәкъдим -фикерләрне исәпкә алып, соңгы очрашуга проектны камилләштерү кирәк,”- диде Милли шура рәисе.

Белешмә өчен:

15 нче июнь көнне проект «Изге Болгар җыены»на килгән дин әһелләренә тәкъдим ителәчәк. Проектка әле шуннан соң да төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Бу эш 1 нче августка кадәр дәвам итә. Стратегия Милли шура утырышында 30 нчы августта кабул ителергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*