tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Шәриф Камалны искә алу чарасы узачак
Татар китабы йортында Шәриф Камалны искә алу чарасы узачак

Татар китабы йортында Шәриф Камалны искә алу чарасы узачак

Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның вафатына 22 декабрьдә 80 ел тула. Бу уңайдан Татар китабы йорты язучыны искә алу чараларын уздыра.

Язучыны искә алу чарасы 22 декабрь, 11:00 Яңа татар зиратында башланачак. Музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр нәселе вәкилләре, җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт вәкилләре Шәриф Камалның каберен зиярәт итәчәк. Бу хакта ТР Язучылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар китабы йорты – татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында махсус лекторий узачак. Ш.Камал һәм аның замандашларына багышланган кыска лекцияләрне Милли музейның фәнни хезмәткәрләре укыячак. Лекторий эше 14:00 башлана.

Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары катнашында әзерләнгән «Бәхет елы» спектаклен тапшыру да шушы көнгә планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*