tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Могҗиза» театр студиясе ачык дәрес үткәрде
«Могҗиза» театр студиясе ачык дәрес үткәрде

«Могҗиза» театр студиясе ачык дәрес үткәрде

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән чара узды. Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды.

Ачык дәрес «Сөембикә» журналы редакциясе коллективы инициативасы белән үткәрелде. Алар чарада иганәчеләр ярдәме белән «Могҗиза» студиясе балаларына Яңа ел бүләкләре дә тапшырдылар.

«Сәламәтлеге чикләнгән балаларның театр студиясе турында материал әзерләгәндә, без аларның Яңа елга нинди бүләкләр алырга теләгәннәрен дә белдек. Нәтиҗәдә, иганәчеләр табарга һәм балалар өчен бәйрәм оештырырга булдык!» – ди баш мөхәррир Лариса Маликова.

Театр студиясенә йөрүчеләрне котларга ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар да килгән иде.

Гадел Мөбәрәкшин билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәдәни-ял чаралары белән социаль реабилитациясе аларның социальләшүенә һәм булган талантларын ачуга ярдәм итә.

«Инвалидларны социаль-мәдәни реабилитацияләү мәсьәләләре дарулар, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханә–курорт дәвалануына юлламалар, белем һәм һөнәри юнәлеш бирү, инвалидларны эшкә урнаштыру белән беррәттән аларны комплекслы реабилитацияләү процессында мөһим әһәмияткә ия» – дип ассызыклады Гадел Мөбәрәкшин.

Чыгышын тәмамлап, Гадел Мөбәрәкшин «Во благо вместе» инициатив төркеменең җитәкчесе Сәлимгәрәева Альбина Фәрид кызына, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Мөсәгыйтов Фәнис Наил улына, шулай ук оештыручыларга, педагог-актерларга һәм «Могҗиза» студиясендә катнашучыларга Татарстанда социаль инклюзияне үстерүгә керткән өлешләре өчен Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук чарада студияне оештыручыларга һәм аның актерларына «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының Рәхмәт хатлары һәм Казан зооботаника бакчасына чакыру билетлары тапшырылды.

Үз чиратында, Тинчурин театры “Могҗиза” студиясе проектларына ярдәм күрсәткәне өчен «Сөембикә» журналына рәхмәт белдерде.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*