tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызчыгы, татар малае – 2022» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Татар кызчыгы, татар малае – 2022» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Татар кызчыгы, татар малае – 2022» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Татар кызчыгы һәм татар малае – 2022» мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгегә йомгак Кариев театрында ясалды.

Бәйге гыйнвар аенда башланган иде, Казанның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар өчен үткәрелде. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төбәк «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды.

Быелгы бәйгенең төп темасы итеп Сабантуй бәйрәме билгеләнгән. Сәхнәдән Сабантуйга бәйле күренешләр күрсәтелде. Кызлар капчык киеп белән сикерде, малайлар чүкеч белән кадак какты, таяк тартышты. Бәйгенең алдагы этапларында кызлар чәк-чәк пешерергә, сөлге чигәргә өйрәнгән. Малайлар өчен көрәш ярышлары узган.

«Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, быел бәйгедә 96 балалар бакчасыннан ике йөз бала катнашкан. Сигез кыз һәм сигез малай финалга чыккан.

«Бәйге бөтен дөньяда үткәрелә. Былтыр барысы 27 меңнән артык бала катнашкан иде. Быел балалар белән февраль уртасында эшли башладык. Төрле урыннарда бәйгеләр үткәрелде. Беренче елларда баллар белән тел мәсьәләсендә интеккән идек. Хәзер авырлык юк, балаларның теле камил. Без җиде буынга кадәр шәҗәрәне сорыйбыз, балалар өйрәнгән, әти-әнисенең кайсы яктан булуын, туган якларының нәрсә белән данлыклы булуын беләләр», – дип сөйләде ул.

Башта балалар үзләре белән таныштырды. Соңыннан җыр, бию, шигырь аша иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның чыгышларын жюри бәяләде. Былтыр номинацияләр генә булган, быел урыннар да билгеләнде. Быел гран-при бирелмәде.

Кызлар арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Диләрә Богданова
  • 2 урын – Сәфинә Нуруллина
  • 3 урын – Зәлинә Фәйзрахманова

Малайлар арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Әмирхан Мөбәрәкшин
  • 2 урын – Азат Шәфигуллин
  • 3 урын – Йосыф Шакиров

Беренче урынга лаек булган кызның әнисе Ландыш Нәсихова бу бәйгене файдалы дип бәяләде.

«Балалар бакчасыннан бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Былтыр ук катнашырга теләгән идек. Бәйге – үзеңне сынап карар өчен бер мөмкинлек. Кызым беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады, үзен сәхнәдә тотарга өйрәнде. Бәйге үзебезнең нәселне барлап чыгу өчен дә бер форсат булды. Мондый бәйгеләр кирәк. Шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан балалар бакчасына йөрүче балалар өчен аралашу мөмкинлеге, ата-аналар өчен тәҗрибә уртаклашу урыны булып тора», – дип сөйләде ул.

Балаларны бәйгегә әзерләүдә тәрбиячеләр дә актив катнашкан. Балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче Гөлназ Гыйләҗева сүзләренчә, мондый бәйгеләр бала өчен телне өйрәнүгә стимул булып тора.

«Балада тел генә түгел аң да булырга тиеш. Бала шигырь яки җырын ятлап кына килсә, сорауларга җавап бирә алмый. Мин үзем дәрестә балалар белән татар телендә генә сөйләшәм, ел ахырына бала барыбер аңлый башлый, ә сөйләшсен өчен тагын да тырышырга кирәк. Бала аңлый, әмма сөйләшә белми, шунысы кызганыч», – ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*