tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” бәйгесе финалистлары Кадрия Идрисова белән очраштылар
“Татар кызы” бәйгесе финалистлары Кадрия Идрисова белән очраштылар

“Татар кызы” бәйгесе финалистлары Кадрия Идрисова белән очраштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Халыкара “Татар кызы” бәйгесе финалистлары региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән очраштылар.

Кадрия Идрисова бәйгедә катнашучыларга чын татар кызының нинди булырга тиешлеге хакында сөйләде, тышкы кыяфәт, аудитория алдында чыгыш ясаганда үз-үзеңне тотыш, кешеләр белән матур итеп аралашу кагыйдәләре мәсьәләләренә кагылды.

Шулай ук кызлар гаилә кыйммәтләре, шәхес буларак үсеш, аш-су серләре кебек темаларга фикерләр белән уртаклаштылар. Якын кешең белән сөйләшеп алган кебек җылы әңгәмә кызларга уңай тәэсир итте, матур хатирәләр калдырды.

“Татар кызы” Халыкара бәйгесе 17 нче сентябрь көнне Үзбәкстанда узачак. 3-14 сентябрь көннәрендә финалга узган кызлар Казанда төрле остаханәләрдә катнашачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*