19 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финал өлешенә чыккан кызларның чигү осталыкларын сынадылар.
Кызлар, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелеге һәм ярдәме белән милли бизәкләрне төрле төсләр белән чигеп карадылар. “Авыл кызлары” 4 сәгатькә сузылган дәрес-сынау аралыгында төрледән-төрле, үзенчәлекле һәм матур үрнәкләр тудырдылар.