tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар морзалары мәҗлесе өндәмәсе
Татар морзалары мәҗлесе өндәмәсе

Татар морзалары мәҗлесе өндәмәсе

Мөхтәрәм татар халкы!

Бөек Тукаебызга ияреп әйтсәк, вакытында “Җирне селкеткән” халкыбыз бүген чираттагы авыр сынаулар алдында тора. Русиядәге аерым көчләр илне Конституциядә беркетелгән федерализм рельсларыннан унитаризмныкына күчерегә ниятлиләр. Моңа бер дәлил итеп Русия Дәүләт Думасына бөтен субъект җитәкчеләрен “төбәк башлыклары” дип атау турында канун өлгесе кертелүен китерергә була. Безнең фикеребезчә, бу адым Русиядәге милләтара тотрыклылыкны җимерүгә юнәлтелгән гамәл булып яңгыраш таба. Беренчедән, Русия Конституциясенең 77нче мәддәсендә ачык итеп “Республикаларның…дәүләт органнары системасы Русия Федерациясе субъектлары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә билгеләнә”, диелгән. Ягъни, Татарстанда президентлык атамасын саклау Русиянең дә, Татарстанның да конституцияләренә каршы килми. Шуңа күрә дә, Русия президенты Владимир Путин хаклы рәвештә 2015 елда ук бу турыдагы бәхәсләр уңаеннан: “Бу чынлап та Татарстанның үз эше, без Татарстан халкының теләсә нинди сайлавына ихтирам белән караячакбыз”, дигән иде. Икенчедән, Татарстанның президенты барлык татар дөньясы өчен татар дәүләтчелеге, берләшү символы булып тора һәм хаклы рәвештә “барлык татарлар президенты” дип кабул ителә. Ә иң мөһиме – Татарстанда  Президент вазифасы 1991 елның 12 июнендә үткән сайлауда, халык ихтыяры белән кертелде. Димәк, бу атаманың бетерелүен хокукый яктан, чыннан да бары тик республика халкы гына хәл итә ала.

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Халкыбызның гасырлар төпкеленнән килгән һәм буыннан-буынга – тел белән бергә, хәзер инде безнең буынга да мирас итеп тапшырылган милли байлыкларны – гөреф-гадәтләр һәм динне, бездән соңгы буыннарга тапшыру, шулай ук, үтә мөһим мәсәлә булып тора. Глобализация шартларында милли үзаңны саклау, кызганычка каршы авырая. Җитмәсә, милли үзаңның баганасы булган тарихыбызны бозулар дәвам итә. Русиянең яңартылган Конституциясенә тарихи хакыйкатьне бозуга юл куймау турында махсус мәддә кертелгән булса да, Русия тарихының аерылгысыз өлеше булган татар тарихын бозу, аны фәкать кара төсләргә буяу киң колач алган. Без, заманында татар дәүләтләре каркасы, аларның умыртка баганасы булган татар морзалары-бәкләре варислары моңа чик кую өстендә эшләячәкбез.

Якын араларда безне тагын бер сынау көтә – халык санын исәпкә алу, җанисәп. Сер түгел, татарга каршы төрле көчләр бу техник чараны да татар милләтенең потенциалын йомшарту максатында кулланырга җыеналар. Барысы да эшкә җигелгән – татарны төрле вак төркемнәргә бүләргә ниятләү дә, татарны башка милләт вәкиле итеп исәпләргә җыенулар да – барысы да корал итеп алынган. Максатлары – татарның санын киметеп күрсәтеп, аның Русиядә тоткан сәяси урынын да киметү. Бу ниятләргә бердәм киртә куйыйк! Барыбыз да бердәм бу чарада катнашып, үзебезне ТАТАР дип яздырыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*